наркоматында әдәби тәрҗемә комиссиясенең әгъзасы була, Якут педагогика техникумында укыта. 1925 елда Якут АССР хакимияте тарафыннан Баку шәһәрендә үткән беренче Тюркологлар корылтаена җибәрелә.
А. Е. Кулаковскийның иҗат чыганагы халык шигъриятеннән һәм рус классик әдәбиятыннан гыйбарәт. Ул, зур шәхес һәм күпкырлы талант иясе буларак, беренчеләрдән булып халкының, илнең һәм планетаның язмышын бердәй бәйлелектә тасвирлап, милләтенең иҗтимагый һәм көнкүреш тормышын эзлекле бәян итеп, милли характерларның әдәби типларын, әхлакый кыйммәтләр күзлегеннән чыгып, аларның үзара бәйләнешләрен, мөнәсәбәтләрен булдырып, шигъри юлларга сала. Вакыт белән сыналган, хәзер дә актуальлеген югалтмаган халык фәлсәфәсен югары поэзия биеклегендә укучыга тәкъдим итә.
Аның 1900 елда басылып чыккан «Баянай әфсене» шигыре якут язма матур әдәбиятының беренче үрнәге булып исәпләнә. Киләчәкне алдан күреп язылган «Кам төше» поэмасы һәм данлыклы «Якут интеллигенциясенә хат» әсәре бүген дә актуальлеген югалтмый. Аларда автор якут халкын якынлашып килгән дөньякүләм кризиска һәм сугышларга каршы торырга, башка бөек халыклар белән бертигез рәткә басарга өнди.
Саха (Якутия) Республикасы Президенты М. Е. Николаевның 1992 елның 3 март Указы нигезендә Якутия халыкларының рухи мәдәниятен яңадан торгызуга зур өлеш керткән эшчәнлек өчен Саха (Якутия) Республикасының А. Е. Кулаковский исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куела. Таатта олысының Дьохсогон гомуми белем бирү мәктәбенә, Якутсктагы Халыклар дуслыгы йортына, Якутск һәм Вилюйсктагы урамнарга А. Е. Кулаковский исеме бирелә. Якутсктагы Дуслык мәйданында һәм Та-атта олысының Ытык-Күөл авылында аның һәйкәлләре куелган.
Кам төше
Әй егетләр!
Әй кызлар!
Мин, биектә булган көе
Киләчәккә караш ташлап,
Дөньяга колак салдым,
Рухландым, илһам алдым –
Яшәү мәгънәсен аңладым.
Диңгез өстендә җылынып,
Зифа дуга сыман бөгелеп,
Көнчыгышта
Америка материгының
Шәйләнә сырты.
Анда яшәүче таза бәдәнле,
Нык беләкле, зирәк акыллы
Елгыр кешеләр һәрьяклап
Безнең тарафка
Күз ташлап йөз тотты.
Ни сәбәпледер, без, якутлар,
Аларны нык кызыксындыра
башладык.
Аларның уй-фикерләрен
Биләп алдык.
Әлеге фикерләр Баш түбәбезгә
Кунып җилпенә…
Шул мәл күз карашымны
Авыр сулаучы
Эре дулкыннар тарафына –
Охот диңгезенең көньягына
Юнәлдердем.
Шунда
Су уртасында
Бүленеп калган
Утрауларны күрдем.
Анда яшәүчеләрнең
Тормышы мәшәкатьле,
Яшәү рәвеше үзенчәлекле…
Үзләре төп сыман,
Буйлары кыска.
Егәрлекле, җитез,
Хезмәттә тырыш
Японнар болар.
Тик