иҗатка һәм киләчәккә карата нинди карашта булырга тиеш?
– 60 яшьлек язучы иҗатка һәм киләчәккә карата өметтә булырга тиеш. Минем үткәндәге тормышымның иң зур нәтиҗәсе дә шул: өметләнергә, өметтә яшәргә һәм хәтта аны үз тормышыма алырга, өметтән язмыш тудырырга өйрәндем. Бүгенге татар әдәбиятына, бигрәк тә зур әдәбият мәйданына чыккан яшь иҗатчыларга карата бары тик өмет хисләре генә туа миндә. Һәр буында да өметле каләмнәр бар, һәр жанрда да өметле әсәрләр туып торачагына бөтен барлыгым белән ышанам мин.
Ничек диләр әле, иң талантлы әсәр әлегә язылмаган, иң талантлы язучы-әдип тә тумаган… Өстәлдә яткан һәр яңа әсәр алдагыларыннан яхшырак булырга тиеш, шулаймы? Мин үзем шулай яшим. Димәк, мин оптимист булып чыгам? 60 яшьтә оптимист булып калу уен эш түгел ул. Дөрес анысы, кайчакта күз яше үтәли көләргә, елмаерга туры килә. Миндә һаман да сагыш күп, борчу күп, ярсыну-тетрәнү бар. Хәсән Туфанның «Гүзәл гам»е кебек минем оптимизм…
– Хәзер нәрсәләр язасыз? Иҗатыгызда кайсы жанр өстенлек итә?
– Хәзерге вакытта минем өстәлдә ике роман ята. Берсе – Бабичка, аның тормыш эволюциясенә, иҗат ярсуларына, язмыш интригаларына, Тукайга тиң бөеклегенә, һәр шәкерт аңларлык көлке-кәмитенә, ниһаять, инкыйлаб логикасы белән генә аңлап-аңлатып булмый торган фаҗигасенә багышлана. Икенчесе, инде тәмамланып килгәне, «Шайтан коткысы» дип атала һәм Күктән сөрелгән Иблис темасына багышлана. Бөтен серне ачып тормыйм, әмма шуны гына әйтәм: минем мондый әсәрне язганым да, укыганым да юк иде әле… Тагын бер зур эшем бар: бүген мин әдәби парчалар томын җыеп киләм. Бу жанр татар әдәбиятында үз урынын алырга тиеш дип уйлыйм. Мондый типтагы шигъри прозага төрле жанр формалары хас: парча, нәсер, новелла, хикмәт, хикәят, этюд, баллада, тәмсил (мәсәл), гыйбрәт, әдәби эссеның күп төрләре… Иҗади тоемымны, каләмемне мин гомерем буе әнә шушы кечкенә жанрларда чарлап килдем…
Бүген мин күбрәк прозаик. Әмма күңелемдә шагыйрь дә яши, драматург та бар, балалар әдәбияты да якын миңа. Рухи йола мирасыннан, мифологиядән, дастан-легендалардан да китә алмыйм… Лингвистика фәне буенча да мавыктыргыч хезмәтләр язгалыйм. Бу яклап татар укучысы әле мине белеп бетерми… Шундый ук сүзне «Тукайның мең сере» дигән публицистик язмаларым хакында да әйтә алам.
– Студент елларыгыздан нинди кызыклы, мәгънәле һәм киләчәк язмышыгызга тәэсир иткән вакыйгалар истә калды?
– Студент чагында, соңрак аспирантура чорында минем язмышыма тәэсир иткән, бөтен йөрәгем белән тетрәндереп, тормыш борылмаларына кертеп җибәргән вакыйгалар шактый булды. Шуларның күбесе – танылган шәхесләр белән очрашулар. Хатыйп Госман, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Бакый Урманче, Әмирхан Еники… Алар мине иң элек Шәехзадә Бабичның авылдашы булган өчен үз итте. Әйе, Бабич исеме минем өчен өлкән остазларым күңеленә ачкыч кебек иде. Бу исем иң серле йөрәкләрне дә ешрак тибәргә мәҗбүр итә, иң шикле-шөбһәле күңелләрне дә шәрран ачып җибәрергә сәләтле иде. Минем олы әдәбиятка килүем дә, кеше арасына кереп,