терапевтта булды. Икенче көнне көндез ашамаска куштылар. Кичен яшь кенә шәфкать туташы аны клизма куярга чакырды. Газизҗан баш тартты. Кыз дежур врачка йөгерде. Врач кереп, иртәгә операциягә икәнен аңлатты, тиргәде, аннары үгетләде, хезмәткә яраксызлык кәгазе дә бирмичә куып кайтарабыз, дип куркытты, әмма Газизҗан нык торды. Икенче көнне аның янына дулкынланган хирург иртүк үзе керде. Газизҗан операциядән катгый рәвештә баш тартты. Хирургның, әгәр операция ясалмаса, авыруыгыз тагын да азарга, ракка әверелергә мөмкин дип кисәтүләре дә Газизҗанны сындыра алмады. Бер сәгать үттеме-юкмы, борчылып Фирдәүсә дә килеп җитте.
– Башта риза идең бит. Ни булды? – дип төпченде ул.
– Бераз йөреп карыйм әле.
– Ул-бу булыр, дип куркасыңмыни?
Газизҗан көлемсерәгәндәй итеп куйды.
– Нәрсәдән куркыйм мин? Тумасаң, үлем дә булмас иде. Тугач, мәҗбүри инде ул. Мин аңа әзер…
Фирдәүсә аның бу сүзләренең хаклыгына ышанды. Газизҗанның больницага килгәндә дә, дәваланган чорда да, менә хәзер дә күзләрендәге ирләрчә сабырлыкка, үз-үзенә ышануына, салмак хәрәкәтләренә сокланып туймады ул.
– Әллә бик сагындыңмы?
– Һи, Фирдәүсә! Кемне сагыныйм соң мин анда?..
– Нишләп кире уйладың соң?
– Мужыт болай үтәр…
– Үтмәячәк, ди бит хирургың.
– Үтмәсә, күз күрер…
Шул ук көнне төштән соң аны больницадан чыгардылар. Сәгать өчләрдә ул Фирдәүсә белән бергә чатнап торган кояшлы урамга аяк басты. Алар иң элек район үзәгенә иртәгә иртән китүче автобуска билет алдылар. Газизҗанга бүген кунудан башка чара калмады. Кайтып ашап-эчкәннән соң, Фирдәүсә аны «Сәламәтлек комплексы»на алып китте. Газизҗан парлана-парлана өч сәгать буе мунча керде, дөньяга яңа тугандай чистарынып, җиңеләеп чыкты. Фирдәүсә аны табын әзерләп көтеп тора иде. Ашыкмыйча-кабаланмыйча тәмләп кенә ашый-эчә башладылар.
– Мин сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз инде, – диде Газизҗан, үзенең тойгыларын ничек белдерергә белмичә. – Алган даруларың өчен, соңрак булса да, акча салырмын…
– Салырсың, әгәр мине рәнҗетергә теләсәң, – диде Фирдәүсә ничектер төксе генә.
– Мин бит сиңа беркем түгел.
– Ялгышасың, Газизҗан. Хәзер инде син миңа бу дөньяда иң якын кеше.
Газизҗан бу сүзләрнең шаярып кына әйтелгәнме-юкмы икәнен белү өчен аның күзләренә туп-туры карады. Фирдәүсә бик җитди иде.
– Син бит бик зур әйбер әйттең. Ничек инде алай?..
– Терелүеңне шулкадәр нык теләдем мин синең… Үзем биредә торсам да, җаным гел синең белән булды. Ай, ничек тырыштым сине терелтергә! Ә хәзер иң кадерле бердәнбер кешемә әверелдең.
Озак утырдылар алар. Фирдәүсә Газизҗанга беренче көндәге кебек зал ягына урын җәйде, ул кереп яткач, өстәлләрне җыештырды. Газизҗанны йокы алмады, аның йөрәге нәрсәгәдер ашкынды, ул Фирдәүсәнең һәр адымын тыңлап ятты. Әнә ул ваннада коенып чыкты, утны сүндерде, үз ягына урын җәеп ятты. Газизҗан йөрәгенең ник ашкынуын аңлады: ул аңа тартыла,