җитсә, тотармын да хәзер үк тапшырырмын мин аларны. Юк, моны һич тә эшләргә ярамый, ул чакта сез миннән «бу исәр икән» дип көлүегез, ул гына да түгел, бөтенләй йөз чөерүегез ихтимал…»
Хатларны ул төне буе укыды, берсен башлады, икенчесен ташлады, ашау-эчүен онытты, йокысы качты. Өстәл өсте, сервант аллары, диван-урындыклар хатлар белән тулды. Алар, Зәбир тавышы белән сөйләп, аның тынычлыгын алдылар. Зәбирнең берничә генә көн элек язган иң соңгы хаты да килеп чыкты…
«…Хәтерлисезме автобус тукталышында очрашуыбызны? Сез, авылдашымны больницага озаттым, дидегез. Беләсезме, шуннан соң миңа нидер булды. Көне буе студентларга лекцияләр укыйм, кабаланып кайтам да диссертациямә тотынам. Фикерләрем язгы ташу бозлары кебек бер-берсен ашыктыра-куалый агыла… Минем беркайчан да бу кадәр эшләгәнем юк иде. Дүрт-биш көн эчендә мин ике айлык эшемне тәгәрәттем дә ташладым. Рәхмәт сезгә! Бу яз миңа бәрәкәте белән килер, ахрысы…»
Тагын мәхәббәт хисләре…
Биш ел буе Зәбир, суга батучы ярдәм сорагандай, аңа ялварган, илергән. Фирдәүсә аңардан йөз чөерде. Югыйсә ул бит Зәбирне теләде, аны ошатты, аңа тартылды… Фирдәүсә сәгатенә карады. Иртәнге алты тулып кына килә иде әле. Ул Зәбирнең телефонын җыйды. Әтисе шунда ук трубканы алды:
– Әйе.
– Хәерле иртә, Әмирҗан абый, – диде Фирдәүсә. – Иртүк борчуым өчен гафу итегез. Сез дә минем кебек үк йокламагансыздыр дип уйлыйм…
Әмирҗанның өзгәләнгән тавышы ишетелде:
– Нинди йокы ди ул!
– Минем аның каберен күрәсем килә.
– Сигезләрдә кузгалырмын дип торам. Әгәр теләсәгез, рәхим итегез.
– Бүген бит – ял көне. Мин сезнең белән китәм алайса.
– Адресыгызны бирсәгез, кереп алырмын.
Фирдәүсә аңа адресын әйтте. Күчтәнәчкә нәрсәдер пешерергә аның вакыты да, хәле дә юк иде. Ул базардан өчпочмаклар, конфетлар алу белән канәгатьләнде.
Зәбирнең әнисе юка гәүдәле, сак кына хәрәкәтләнүчән, гел дымланып торучы күзле апа иде. Ул Фирдәүсәне күрү белән кочып алды, күкрәгенә кысып, аркасыннан сөйде, бернинди тавыш-тын чыгармыйча елады. Зәбирнең кабере бүген генә җирләнгән кебек венокларга, чәчәкләргә күмелгән иде. Эшләгән урыныннан бер автобус тулы халык килгән, Зәбир рәсеме уелган кара мәрмәр кабер ташы да – алар истәлеге…
Зираттан кайткач, Мәдинә апа белән Фирдәүсә өстәл әзерләп, өчпочмакларны кайнарлап табынга куйгач, тәмләп чәй эчәргә керештеләр.
– Карт, сизәсеңме? – дип сорады.
– Сизмәгән кая! – дип җавап бирде тегесе. – Таныш өчпочмак, таныш тәм…
– Әллә ят тәм бармы? – диде Фирдәүсә, борчылып.
– Ят тәм түгел, таныш тәм, – диде Мәдинә апа, елмаеп. – Сез пешергән өчпочмакларны күп мәртәбәләр алып кайтты бит безгә Зәбиребез. Мактый-мактый ашый идек…
Фирдәүсә, ни әйтергә белмичә, капкан ризыгын чәйнәүдән туктап калды. Аның беркайчан да Зәбир артыннан өчпочмак җибәргәне юк иде. Ул арада Әмирҗан абый сүзгә кушылды:
– Безнең