Фоат Садриев

Дәверләр аһәңе


Скачать книгу

изрәп киткәнен дә сизми. Менә Фирдәүсә тугай чәчәкләре арасына кереп китте, бал кортлары безелдәвен, чикерткәләр сайравын ишетте, гадәттәгечә Әби тавына күз салды, аның зәңгәр күк белән тоташкан урынында җыелган ак болытларны барлады, карашы белән Ык елгасының күз күреме кадәр арада таныш борылмаларына тукталып, элекке тегермән буасы булган урындагы берсе-берсе тау кадәр карт тирәкләр белән хозурланды… Менә ул күренешләр ничектер төссезләнә башладылар, табан астындагы куе яшел үлән дә, талгын җил дә чәчәктән чәчәккә күчеп безелдәүче бал кортлары да каядыр югалды… Алар югалды… Әмма күңел кылларын нәрсәдер җиңелчә генә тибрәтә иде… Ул кылларның тибрәлүе-яңгырашы көчәйгәннән-көчәя барды, сагыш тулы моң инде колакка да килеп керде, йөрәкне дә кузгатты һәм Фирдәүсәне, әле генә басып торган чәчәкле тугаеннан аерып, үзе белән алып китте… Таныш тугайларын күпме генә күз алдына китерергә азапланса да, ул үзенең тырышуларының файдасыз икәнен аңлады. Аның җаны һәм тәне аша бөтен зиһенен биләп, Газизҗан җырлаган җырның моңы агыла иде. Йокы онытылды, Фирдәүсә аны үзе дә читкә куалады, чөнки бик тә, бик тә кадерле ул моңны һич кенә дә югалтырга теләмәде. Ул моң бик ерактан – яшьлек иленнән үк үтә кадерле истәлекләрне ияртеп агыла иде… Фирдәүсәләр авылы Биштауда урта мәктәп юк, алар Аккүктә укыдылар, клубка да шунда йөрделәр. Газизҗан «синең истәлек» дигән җөй вакыйгасын бик ачык хәтерли ул. Укуларның әле башланган гына көннәре. Эссе кояшлы, мәшәкатьле җәйгә алмашка буяу исе аңкыган класслары, сары яфраклары, чекерәйгән йолдызлы салкынча төннәре белән сентябрь килүен яшь күңелнең иләс-миләс кабул иткән чагы. Фирдәүсә ул кичне Биштау яшьләрен көтмәде, танцы беткәнче үк авылга кыякламакчы булды. Мотоцикл белән каяндыр килеп йөрүче бер айнымас егет аламасы инде атна буе сагалап җанын корыткан иде аның. Теге бер тынга югалгач, Фирдәүсә мыштым гына клубтан чыгып сызды. Әмма ялгышты. Авыл башына җиткәндә, аны эләктереп алдылар. Мичкәдәй юан дусты белән бу теге егет иде. Фирдәүсә чырыйлап кычкырып җибәрүгә, авызын томалап, койма буендагы бишекле мотоциклга сөйри башладылар. Ул коты алынып тартышты, сукты, тибенде, ычкынмакчы булды. Шунда лас-лос чабып, Газизҗан килеп җитте. Килә-килешкә исерекнең берсен читкә селтәп атты, аннары Фирдәүсәне теге тазасының кулыннан ычкындырды. Шул арада икенчесе ниндидер озын нәрсә белән Газизҗанның йөзенә сыдырды. Алар өчәүләшеп сугыштылар. Фирдәүсә кычкырып елаудан башка берни дә кыра алмады. Сугышу теге исерекләрнең мотоциклга утырып качуы белән бетте. Газизҗан янына килгәндә, аның иягеннән кан ага иде.

      – Газизҗан абый, яралангансың бит!

      – Пүчтәк! – диде Газизҗан һәм кулындагы велосипед чылбырын селкеп күрсәтте. – Аның урынына трофейлы булдым.

      Ярасындагы каннарын чишмәгә төшеп юдылар. Аның ияге уң яктан шактый нык ярылып киткән, каны туктарга уйламый иде. Газизҗан, кулъяулыгын дүрткә бөкләп, ярасын кысып тотты да:

      – Ашыкма, хәзер велосипед белән генә илтеп куям, – диде.

      Фирдәүсә:

      – Кирәкми, үзем генә кайтам, – дип карышып маташса да,