һәм менә хәзер дөртләп кабынып китәр төсле иде.
– Мин сиңа ышанам… – Фирдәүсә аның иңбашын җиңелчә генә сыпырды да кулын алды. – Ышанам… Тик җаным карыша димме… Ни булды соң? Аңлата аласыңмы?..
Газизҗан кинәт кенә рюмкасын күтәреп эчеп җибәрде, берни дә капмады, йөзен дә чытмады, тын калды. Фирдәүсә урыныннан күтәрелде.
– Әллә ниләр сораганым өчен кичерә күр мин юләрне… Кайнар чәй китеримме әллә?
Газизҗан аны гүя ишетмәде, әллә нинди карлыккан тавыш белән:
– Кеше хәленә керү юләрлек буламыни, Фирдәүсә! – диде. – Рәхмәт. Тыңласаң сөйлим. Беркемгә сөйләгәнем юк иде, сөйләп калдырыйм әле…Тик бүлдермә генә. Бүлдергәнне яратмыйм.
Фирдәүсә кабат урынына утырды. Газизҗан, каян башларга белмичә хәтсез торганнан соң, гел көтелмәгән нәрсәдән алып китте:
– Менә син җырчы буласың калган, дидең. Җырчы ул кояш төсле, халык өчен. Ә мин үзем өчен. Һөнәр итеп сайласаң, ул инде син теләгән булмый. Миңа үз гомеремә ике көй җитә. Берсе – үзебез яшь чакта урам тутырып җырлап йөргән авыл көе, икенчесе – «Иске карурман». Шушы ике җыру җитә. Ник дисәң, безнең Аккүк болынында бөтен төр үләннәр, чәчәкләр булган кебек, аларда бөтенесе дә бар. Ярар, бусы үзең кузгатканга гына. Мин сиңа беркемгә дә әйтмәгән бер әйбер әйтәм, көлмәсәң.
– Нишләп көлим ди…
– Мин бүтәннәр кебек авылдан китәм дип тилереп йөрмәдем. Ну бер хыялым бар иде. Көләрсең әле…
– Көлмим дидем бит.
– Әйтсәм әйтим инде: кимендә ун бала үстерергә иде минем исәп! Ипекәем менә! – Газизҗан ихлас елмаеп җибәрде һәм алдындагы ипи телемен, кулына алып, Фирдәүсәгә күрсәтте. – Авылда иң шәп гаилә. Шат малайлар, шат кызлар. Өй эчендә түшәмне күтәрерлек чыр-чу, ихатада чыр-чу!.. Менә сиңа хыял. Хәзер дә уйлап куям: шул гына җитә микәнни адәм баласына? Белмим, миңа бүтән берни кирәкми иде. Безнең бит әтиләр сугышта үлде. И кызыга да идем инде әтиле кешегә! Әнкәйләр басуда. Алар эшкә киткәндә дә, эштән кайтканда да син йокыда. Әбилеләр – әбисе белән, ә менә мин берүзем идем. Минем кебекләр – ике өйнең берсендә. Безгә ана назы да, ата иркәләве дә эләкмәде. Тукмагы гына төшкәләде. Ник дисәң, хуҗалык синең өстә. Кош-кортын ашат, чебиен-бәбкәсен сакла, мал-туарын көтүдән алып кайтып яп, бәрәңгесен ута, кәтмәнләсен кәтмәнлә, күмәсен күм. Берәрсен генә үтәми кара! Кайчакта, уенга мавыгып, әнкәйдән дә соң кайтыла. Ну, ул чакта бураны да, сызлавык-чуан баскан тәннәреңә чыбыгы да эләгә. Трахумлы күзеңнән яшь агыза-агыза, кутырлы авызыңны кәкрәйтеп бер җылыйсың да шуның белән онытыла. Ну менә өйдә берничә бала булганнарга кызыгып үлә идем инде! Алар бакчадагы чүпне дә тиз генә бергәләп утыйлар да уенга шылалар. Берсе бәбкә сакласа, икенчесе җим болгата, өченчесе су ташый. Иң кыены – яшенле яңгыр яуганда, берүзең кагаеп өйдә утыру. Күзеңне чытырдатып йомсаң да, башыңнан әйбер япсаң да күренә яшен. Андый чакларда безгә урам аркылы гына торучы Әсгатьләргә элдерәм. Алар өчәү, әбиләре дә бар. Идәндә өелешеп уйныйбыз, яшенне уйлаган да юк. Ун бала хыялы шуннандыр диюем. Ярар, чана юлдан салулабрак китте бугай… Мәктәптә укыганда ук Һаҗәргә кызыгып йөрсәм дә, янына барырга базмадым.