Фоат Садриев

Дәверләр аһәңе


Скачать книгу

озак кына сүзсез утырды, ә Фирдәүсә сабыр гына көтә бирде. Ахырда Газизҗан тирән итеп сулады да, ниндидер гаеп эшләгән кешедәй, аның күзләренә төбәлде.

      – Юк, әллә ничек… Тынны нәрсәдер кирегә этә шикелле…

      – Мин чыгып торам алайса, – диде Фирдәүсә һәм залга күчте. Газизҗан тагын бер ноктага төбәлде һәм, ниһаять, акрын гына авыл көен көйли башлады. Аннары тавышын күтәребрәк сузып җибәрде:

      Фирдәүсә тетрәнеп калды. Аның мондый ихлас моңны, күңел түреннән кайнап чыккан мондый сагышны үз гомерендә бер мәртәбә дә ишеткәне юк иде. Аны күренмәс куллары белән шушы моң акрын гына Газизҗан янына тартты, һәм ул, һавага күтәрелеп очкандай, кухняга чыкты, әмма урынына утыра алмады, ишек яңагына сөялеп калды.

      Нигә миңа җырламаскай,

      Бар шатлыгым җыр гына-а-ай…

      Йа Аллам! Кемнәрең генә юк синең! Аның каршында уртача гәүдәле, чал чәчле, җыерчыклы йөзле кыюсыз Газизҗан урынында бөтенләй башка илаһи зат утыра иде! Юк, ул утырмый, ул каядыр биектә, ул кеше түгел, ә бәлки күзгә күренмичә дөрләүче серле ялкын иде бугай… Газизҗанның үзен дә, аның тирәсендәге тормышны да, Фирдәүсәне дә әлеге ялкын ялмап, котылгысыз яндырып килә иде…

      Агыйделне буйлар өчен

      Утырып уйлар уйладым.

      Утырып уйлар уйлар өчен

      Үскән икән буйларым…

      Бәгырьне актарырлык бу нинди моң, нинди халәт соң? Аның очы, тамырлары кайда: күктәме, җирдәме? Кайда гына булса да, бу – гайре табигый, шул ук вакытта дөрес, тормышның нәкъ үзе иде. Газизҗанның башы бераз гына артка чөелгән, кашлары, керфекләре, йөзендәге җыерчыклары әллә нинди тибрәнешләр ясыйлар, күзләре, моң чишмәсенең типкән урынын ычкындырмаска теләгәндәй, яртылаш йомылганнар. Көй дулкынына ияреп, гәүдәсе талгын гына хәрәкәтләнә, әле уңга, әле сулга чайкала. Ә куллары… моңа кадәр бернинди артык хәрәкәт ясамаган саллы куллары, гүя авырлыкларын югалтып, мамыктай җиңеләеп калганнар, алар көй белән бергә очарга теләгәндәй кузгалып-талпынып куялар, әйтерсең лә күзгә күренмәс уен коралының кылларына сак кына кагылалар… Бу нәфис, салмак хәрәкәтләрне ул үзе сизми дә, чөнки ул юк, аның һәр күзәнәге агып торучы кайнар моңга әверелгән. Бу моң кеше гомеренә йомгак ясый, адәм баласының чиксез газиз нәрсәдән мәңгегә аерылу ачысын сөйли, бер үк вакытта аны ниндидер илаһи бөек җиһан белән куша:

      Ага сулар, ага сулар,

      Ага сулар ник болай?

      Аккан сулар кире кайтмый,

      Яшь гомерләр дә шулай…

      Тузанлы дегет сеңгән бу куллар, кысылудан һәм бәрелүдән имгәнгән бу бармаклар, изелеп күгәргән-сынган бу тырнаклар әлеге моң белән хәрәкәтләнгәндә, безнең ачы яшәешебезне сурәткә салалар, күңелләребездә сыкрап торучы яраның беркайчан да төзәлмәячәген сөйлиләр иде. Йа Аллам, никадәр тетрәндергеч тирәнлек! Чын җыр тавыш һәм осталык кына түгел икән бит! Әллә соң җыр язмышның үземе? Җыр тукталды, әмма Газизҗан үзе озын-озын сулыш ала, кызарган йөзендәге җыерчыклары, каш-керфекләре, борын яфраклары һәм иреннәре, инде өзелеп еракка очкан моңга ияргәндәй, сөйкемле генә дерелдиләр иде, Фирдәүсә дә әлеге халәттән чыга алмады, чыгарга омтылмады да, чөнки бу кичереш