алып җибәрде, өч айда авыл уртасына кибет салдырып куйды. «Текә Халит» дигән кушамат тактылар үзенә. Беркөнне Һаҗәр: «Ферманы ташлыйм, барыбер акча түләмиләр, Халит кибетенә сатучы булып керәм», – дип кайткан. «Кер, – дидем мин моңа. – Малай миндә кала, бу ихатада мәңге эзең булмас!» Яңадан кабатламады, ну Халит белән элемтәсен дә өзмәде. Барса, азык-төлек, кием-салым да алып кайткалый бу. Мин шуларны күргән саен катырак эчәм. Эштә генә бу хурлыкны онытып торам. Туктамыйча эчеп торган чакта, аракы дөньядагы бөтен нәрсәдән дә көчлерәк, сиңа берни дә кирәкми. Ул синең эчеңә кереп, бөтен акылыңны да, җаныңны да суырып ала. Бер алгысысаң, матурлык та шундый ук исерткеч, аңа да каршы торып булмый, җиңеләсең. Эчеңдәге кешене кеше итә торган нәрсәләр суырылып бетеп, күңелең тәмам бушагач, яшәүнең дә кызыгы калмый икән аның. Бервакыт эштән кайттым, ул тагын тегендә. Иң элек бер ярты эчтем, аннары икенчесен эчеп бетерә яздым… Исәп үләргә. Сарайга чыктым. Егерме метрлы бау әйбәтләп урап, чөйгә элеп куелган. Алдым дагын туктап калдым. Үлемнән курку түгел, «асылынып үлде» дигән сүзеннән курку туктатты. Балтаны алдым да, бүкәнгә салып, туйганчы туракладым бауны. Иртән шаклар катып карап торам: соң асылыныйм дигән кешегә ихатада әйбер беткәнме?! Бу минем бауны түгел, үземнең юләрлегемне чапкалау булгандыр инде. Кабат андый уй бер генә мәртәбә дә кереп карамады. Үз-үзеңә тукыну һөнәр түгел. Гомер бер генә, тәкъдир каләме ничек кенә ачы итеп язса да, яшәп бетерергә тиеш без аны.
Ә син беләсеңме, былтыр ни булды? Халитне депутат иттеләр. Ипидер менә! Син моның ни икәнен белмисең бит әле. Безнең округтан мине гомер буе авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар. Берсендә районныкы да булдым. Моңа мин дә, халык та күнеккән, йөз процент сайлыйлар да куялар. Ә былтыр ни булды дип беләсең? Безнең округтан минем кандидатура күрсәтелде. Берничә көннән Халит үзен үзе депутатлыкка куймасынмы?! Бер мандатка ике баҗай, дип көлүчеләр булган, минем үземнең моңа әллә ни эчем пошмады. Ә сайлаучылар ни күрсәтте? Сиксән процент халык Халит өчен тавыш биргән! Менә бусына үлеп китәрлек! Миңа депутатлык, болай әйткәндә, даром кирәк түгел. Хикмәт андамыни! Бу ни дигән сүз? Мин бит гомер буе авыл дип җан атам, сөягемнән тир акканчы эшлим. Соңгы елларда гел бушка. Ә кешеләр «текә»гә тавыш бирәләр. Ул гынамы! Чак кына җирле үзидарә башлыгы итеп сайламадылар тегене. Халыкка да таянып булмый микәнни? Югары оч Сәләхетдиннең Чаллыдагы җитәр-җитмәс кенә малае безнең ындыр артына ике катлы таш йортлардан урам салып маташа. Шәһәрдән килеп төзиләр. Ул да депутат ди. Әллә акыллылар юләргә, юләрләр акыллыга әйләнде инде? Нишләттеләр безне?
Ярар, тагын читкә салуладым бугай. Туктыйк лутчы. Озын сүзнең кыскасы, берүзем калдым мин, Фирдәүсә. Әнкәй вафат. Тору бер түбә астында, ашау бергә, ә үзебез аерым. Һаҗәрне элеккедән дә чибәр, диләр. Шулайдыр, ә миңа ул җен төсле. Ипекәем менә! Үгез үлгән, уртагы аерылган дигәндәй, күңелдән кисеп ташланган. Мәгәр кеше алдында ояты үтерә. Ул бит минеке булып хисаплана. Исереп тә кайта. Минем янәшәдә ул үлем фәрештәсе