фәрештә булып күренде. Түп-түгәрәк алсу йөз, шундагы төпсез зәңгәр ике күз, и йөрәгем, түз! Ул серле күзләрдә әллә нинди шәүләләр уйный, бер караганда алар: «Син кем?» – дип төпченәләр шикелле. Ул битләрнең шомалыгы, дымлы, мәк чәчәге төсле иреннәрнең серле елмаюы… Мең төрле хуш исләр килеп торучы күперенке ак чәчләрнең иңбашларына төшеп торулары, ул көмеш алкаларның булат очы кебек ялык-йолык килүләре! Менә теге сихри иреннәр хәрәкәткә килеп, аларның эченнән сандугач тавышы ишетелде:
– Әйдә, мин сине Альфа дип атыйм. Ә син мине Руфчик диярсең.
– Соң… ярар, – диде Альфред, яңа таныклык алгандай куанып.
– Ә нишләп син русча акцент белән сөйләшәсең?
– Авыл мәктәбендә укыгач шулайрак инде, – диде ул, үзен акларга теләп.
– Но син әтиеңне райком секретаре дидең. Авылда райком бармыни?
– Ә ни ул…
Альфред үзенең килеп капканын аңлады. Әгәр алдашканыңны сизсә? Фәрештәләр андый нәрсәне кичермиләр, урамга чыгып очуың да бар.
– Ни бит… минем әтием машина белән йөреп эшли.
– Кара син аны!
Руфинәнең йөзенә шикләнү билгесе чыкты. Аны бетерергә кирәк иде.
– Безнең әти көне-төне эшли, шәһәрдә яшәүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итү өчен яна, – дип тезеп китте ул.
Әтисенең тырышлыгы аркасында аларда арышлар ярсып үсә, чөгендерләр котырып уңа, сыерлар дәртләнеп чиләк-чиләк сөт бирә, сарыклар йон таулары өя, болын-әрәмәләрдә йөреп булмый – җиләк-җимеш өстенә китереп басасың, елга-күлләрдә беләк буе кызыл һәм кара балыклар чопырдап кайнап тора, өйләрдә чыжылдап газ яна, урамнар линейка белән сызгандай төз, юллар асфальтланган…
Аның сөйләгәннәрен тыңлап бетерергә Руфинәнең, әлбәттә, түземлеге җитмәде, ул кулын җайлап кына күтәрде дә Альфредның борынына бик каты итеп чиертте һәм көлеп җибәрде. Борыны авыртса да, Альфред аңа кушылып көлде. Чиертүенең беренчесе артыннан икенчесе дә көттермәде.
– Ә нишләп синең борының очлы? – диде кыз.
– Чибәр кызлар исен ерактан ук сизү өчен, – диде егет. Җавап Руфинәгә ошады.
– Кара син шаянны! – диде ул, көлә-көлә. – Әгәр томау төшсә?
– Ул чакта кызлар яратудан мәхрүм кала.
– Ә син кызларга ярату бирә алам дисеңме?
– Моңа син үзең дә ышаначаксың, Руфчик!
Ул кинәт аны үзенә кысты, битләрен, иреннәрен үбә башлады, Руфинә карышмады, бертуктаусыз: «Ах, шаян, ах, озорник!» – дип, кытыгы килгән кеше кебек көлде дә көлде. Альфредның битләрен аның аккош мамыгыдай чәчләре кытыклады, ул үз йөрәгенең дөп-дөп тибүен ишетте. Әйтерсең лә иртән башын эчтән күсәк белән дөпегән затлар хәзер күкрәк читлеге эчендә субай кагалар иде. Менә Альфред кызны бер кулы белән тез асларыннан ук эләктереп, икенчесе белән биленнән тотып күкрәгенә алды, ул исә сабый бала кебек аның муенына сарылды… Шушы рәвешле музыка көенә бии башлагач, Альфред Руфинәнең коточкыч авыр икәнен сизде, аны идәнгә бастырмакчы булды, әмма кыз аның муенын сетка каптырманы эләктергән ише генә эләктермәгән, ә бәлки арматура тимере