алсулыгы, кечкенә матур колак яфракларында елык-елык килеп торучы затлы алкалар, муенындагы алтын чылбыр, бармакларындагы әллә нинди ташлы йөзекләр дә өстәлгәч, Альфред: «Бу гади кыз түгелдер, берәр министр-мазар баласыдыр», – дип уйларга һәм үзенең шундый зур кеше малае булмавына үкенергә дә өлгерде. Бүлмәдәге затлы келәмнәр, төсле телевизор, бәллүр савытлар тезелгән сервант һәм башка бик күп, бик күп нәрсәләр аның әлеге уйларын тагын да ныгытты, ә имтиханга керү ниятен әллә кая еракка, томан эченә үк алып китте.
– Сез бу килеш урамга чыга алмыйсыз ич! – диде кыз, аның чалбарына карап.
Чалбарны пычак белән кырып яисә чүпрәк белән сөртеп кенә игә китерерлек түгел иде.
– Салыгыз, хәзер чистартып бирәм, – диде кыз, аңа туп-туры карап.
Аның озын керфекләреннән әйтерсең мәрҗәннәр тамды. Ул Альфредны, терсәгеннән тотып, зал ягына алып керде һәм ефәктән тегелгән озын пижама сузды. Үзе ишекне ябып чыгып китте дә ваннага шыбырдатып су агыза башлады. Озак уйлап торырга вакыт юк иде, Альфред пижаманы киде, алан-йолан карана-карана, чалбарын салды, арт кесәсендәге конвертны алып калды. Чалбарны чистартырга биргәч, Альфред үзенең хәлен җентекләбрәк күздән кичерергә тотынды. Һәм, гаҗәп хәл, чалбарлы чактагы фикерләре белән менә хәзер, чалбарсыз утыргандагы фикерләре бөтенләй капма-каршы килеп бәрелештеләр. Моңарчы сизелмичә, бәләкәй генә булып, кыймылдамыйча гына торган фикер үсә, зурая барды да, «имтиханга кереп маташмаска» дигән рәвеш алып, элеккесен бәреп үк екты. Берәр ресторанга керергә дә шәпләп кенә ашап-эчеп чыгарга – иң яхшысы шул. Инде имтихан бирү-бирмәү хәл ителгәч, кыз мәсьәләсе беренче планга басты. Юк, аның болай гына чыгып китәсе килмәде бу фатирдан. Кемнәре бар икән? Ул, аяк очларында гына атлап, эчке бүлмәгә күз салды. Биредә ике кешелек караваттан, җыелмаган урын-җирдән башка нәрсә юк иде. Әллә ирдә микән? Алай дисәң, бармагында балдагы күренмәде. Бөтенесен дә ачыкларга, танышырга кирәк, ә нәрсәдән башлыйсын һич белеп булмый. Бер караганда, алар инде күптәнге танышлар кебек, үзара бәйләнгән хәлдә күпме матавыкландылар, икенче караганда, бер-берсенең исемнәрен дә белмиләр һәм, иң кыены шунда, хәзер, күпме вакыт узгач, «Сезнең исемегез ничек?» – дип сорау мәгънәсезлек булыр шикелле. Кинога йә танцыга чакырып булмый, минем сезне кайдадыр күргәнем бар бугай, дияргә дә соңарылды, озатып куярга рөхсәт сорарга да җай юк. Кая китте соң Альфредның тел ачкычы, кызлар янында ул беркайчан да аптырап калмый иде ләбаса! Әһә, ватык йомыркалар бар ич! Нәкъ үзе!
Кыз аңа чистартылган, үтүк белән бастырып киптерелгән джинсыны сузды.
– Рәхмәт, – диде Альфред, чалбарын киеп кыз янына чыккач. – Мин сезнең каршыда бик зур бурычлы булып калдым…
– Нинди бурыч?
– Ну… йомыркаларыгызны ваттым.
– Пүчтәк! – диде кыз, көлеп.
Альфред шул йомыркалар тирәсендә сүз уйнату нияте белән авызын ачарга өлгермәде, залда телефон шылтырады. Ул колагын торгызды. Кызның кем икәнен чамаларга кирәк иде. Ләкин ул берни дә аңлый алмады. Кыз: