Фоат Садриев

Дәверләр аһәңе


Скачать книгу

суда батмаячакмын, барыбер керәчәкмен, дип тә шапырынды бугай. Менә баттың да. Физика бит ул! Төп фән! Аны әзерлексез түгел, башыңны өстәлгә бәрә-бәрә укысаң да, таманга туры килә әле. Бөтен өмет – конвертта. Очарга, очарга, җир тишегеннән булса да табарга теге кешене!

      Ул, кабаланып, юынгычка барды, кранны боруга, аның тишеге «пырых!» итеп пошкырып җибәрде. Альфредның болай да бер нечкә тамырда асылынып торган йөрәге өзелеп төшеп киткәндәй булды. Күп пошкыра торгач, краннан сәйлүн чәе төсле су чыкты, бер чыкты, ике чыкты, аннары ашханәләрдәге чәйгә охшаган сыеклык ага башлады. Альфред бармак очлары белән күзенә шул суны тигереп-тигереп алды да өстенә киенде. Конвертны джинсы чалбарының арткы кесәсенә салды. Шулчак сискәндереп ишек шакыдылар.

      – Әйе, әйе, – диде Альфред, телен көч-хәл белән әйләндереп.

      Ишектә төз гәүдәле, горур карашлы бер хатын күренде. Ул җирәнгән кыяфәт белән бүлмәне күздән кичерде дә дәһшәтле тавыш белән:

      – Биш минуттан җыештырылган булсын! – диде. – Ә кичен аңлатма язарсыз!

      Хатынның керт-керт баскан аяк тавышлары гына ишетелеп калды. «Әллә кичтән дә кереп чыккан инде бу? – дип уйлады Альфред. – Комендант булды бугай».

      Ләкин хәзер аның кайгысы юк иде. Ул физика китабын кулына тотты да урамга йөгереп чыкты. Такси-мазар күренмәде, трамвайга утырып, Куйбышев мәйданына кадәр төште, аннары кырыгынчы автобуска күчте. Барасы юл ерак, теге кеше Дәрвишләр бистәсендә үк яши иде. Альфред физика китабын ачты да укый башлады: «Интерференция нәтиҗәсе яктылыкның элпәгә төшү почмагына, элпәнең калынлыгына һәм дулкын озынлыгына бәйле. Әгәр сынган 2-дулкыны кайтарылган 1-дулкыннан бөтен сандагы дулкын озынлыгына соңга калса, яктылыкның көчәюе күзәтелә…» Нигә соң бу? Моннан да күңелсез фән бар микән? Әгәр шушы физика дигән нәрсәне уйлап чыгармасалар, җир йөзендә тормыш нинди күңелле булыр иде.

      Ул, тирән сулап, китабын ябып куйды. Бүген инде күпме генә укысаң да, үз көчең белән ерып чыга торган түгел. Бөтен өмет теге кешедә. Бүген йә бетәсең, йә каласың. Йә Казан, йә… А-а, ул хакта уйларга да куркыныч! Автобуста кеше күзгә күренеп арта барды, Альфред урынын бер әбигә бирде. Кайсыдыр тукталышта бик күп кеше керде, басып торуы да кыенлашты. Шулчак Альфред түгәрәк йөзле, түгәрәк беләкле, озын чәчле бер егетнең үзенә елышуын тойды. Егетнең кулы иң элек арка тирәсенә тиеп-тиеп үтте, аннары туп-туры теге кесә турына төшеп капшады, ботка күчте, тагын теге конверт салынган кесәгә менде. Альфредның бөтен тәне куркудан җиңелчә калтырый башлады. Әнисе джинсының арткы кесәсенә каптырма куйгач, Альфред, кеше көлдермә, дип аны орышкан иде. Менә хәзер әнисенең мең мәртәбә хаклы булганлыгын аңлады ул. Теге егет үзенең кайнар гәүдәсе белән тәмам сыланды.

      – Әйдә, төшәбезме? – диде карак, ике кулын аның ике боты тирәсендә йөртеп.

      Ул, борылырга да куркып, аңа күзенең чите белән генә карап алды. Егет, елмаеп, ике мәртәбә каш сикертте. «Беттем!» – дип уйлады Альфред. Аларның ялгыз