сузылып, әле бер яңагын, әле икенчесен камыллы кайнар туфракка терәде, аннары чалкан әйләнде. Монда аунасаң да егылып төшү мөмкин түгел, һәм бүтән берни дә кирәкми иде. Калак сөякләре белән, бөтен гәүдәсе белән җирнең катылыгын тойгач кына, рәхәтләнеп җиңел итеп сулап җибәрде, күзләрен йомарга теләде, әмма керфекләренә зәңгәр күк йөзендәге ак болыт килеп кунды… Нинди илаһи тынлык! Газизҗан шикләнми: җир аны кичерде. Ул һәрвакыт шулай, нинди хәлдә булсаң да, сине аңлый, тып-тын кичерә һәм кабул итә. Ә үзе беркайчан да, үзе үлеп барганда да, сиңа хыянәт итми… Газизҗан бөтен гәүдәсенә иртәгә кояш чыкканга кадәр эшләрлек көч иңгәнлеген тойды.
Адәм әүлиясы
Чаба торгач, Альфред тәмам хәлдән тайды. Ай, инде ындыр артындагы коймаларны сытып, бәрәңге сабакларын изә-изә, өйләргә таба тәгәрәде. Аның, астрономия китабында язылганча, таулары да, кратерлары да, тузанлы туфрагы да юк, өске өлеше болытларга ук кереп киткән коточкыч зур чуен шар иде ул. Аның кайчан төшкәнен дә белүче юк, ай акрын гына авыл өстенә тәгәри, үзеннән алда коточкыч шәүләсе шуыша иде. Күзе тонган халык акырыша-акырыша чабулый, мал-туар үрле-кырлы сикерә, кош-корт пырхылдап оча, бәргәләнә. Ир-ат айның астына бүрәнәләр, бастырык һәм күсәкләр тыга, кемнәрдер кувалда белән чөй кага, кемнәрдер көрәк белән балчык өя.
Альфредны шунда колхоз председателе Фазылов уңга алып китә. Ул кесәләренә блокнотлар, ручкалар тулган авыр костюмын, күлмәген салып аяк астына бәрә дә майкадан гына килеш зур корсагы белән кызарып-бүртенеп айны этә башлый. Альфред та җан көченә тырыша, тик ай туктамый, һаман алар өстенә тәгәри. Шулчак ул Убырлы Мөштәфширәнең айны терәткән баскычларны, күсәкләрне кул пычкысы белән кисеп йөрүен күрә.
«Терәүләрне ник кисәсең?» – дип, аны тиргәмәкче була Альфред, әмма өлгерә алмый, Убырлы, шүрәленеке төсле озын бармаклары белән Альфредның чалбар кесәсендәге акчалы конвертны эләктереп, читкә йөгерә.
– Тукта, ул бит кешегә бирәсе акча! – дип кычкыра Альфред һәм аның артыннан ташлана. Ләкин шулчак Илгизә бишекле кызыл мотоциклын аның юлына аркылы куя.
– Әйдә, комсомол җыелышына, сине көтеп торалар.
– Убырлы акчаны алып качты, башта шуны куып тотыйк, – ди Альфред.
Илгизә газ бирә, ул мотоциклның бишегенә сикерә дә алар Убырлы артыннан элдерәләр. Бер читтә әтисе белән Ибрайның эчеп утырганы күренеп кала. Мотоцикл һич тә Убырлыны куып җитә алмый, Альфред, аягүрә басып тибә-тибә:
– Кызурак, кызурак! – дип кычкырганда бишекнең төбе җимерелеп төшә, ул, аның ике читенә ябышып, аяклары белән җирдән йөгерә башлый. Менә алар Мөштәфширә карчыкның ямаулы итәге астына керәләр, итәк югары күтәрелеп, җилфер-җилфер килеп бара, кортканың ак җирлеккә эре зәңгәр борчак төшкән ыштаны да күренә, :тик нишләптер куып җитә, тота гына алмыйлар.
– Бир акчаны! – ди Альфред, ярсып.
– Менә сиңа акча! – Убырлы конвертны авызына кабып чәйни башлый. Куыша торгач, алар Чалмыя елгасының иң текә, иң биек ярына килеп җиттеләр, һәм Убырлы аска очты. Альфред та бар көченә йөгереп килде,