башак җыярга алып бардылар. Балалар тезелешеп басып, арышы урып алынган басуның камыл төбенә өзелеп төшкән башакларны букчаларына җыя-җыя, икенче читенә кадәр барып чыктылар. Укытучылар һәркемнең башагын үлчәп кабул иттеләр. Шуның өчен Газизҗанга ике стакан арыш оны тиде. Өйгә ул чиксез куанып кайтып керде. Әнисе шул оннан, улына рәхмәтләр укый-укый, казанда талкан болгатты. И ул талканның тыгызлыклары, теш белән кыскан саен, аннан чыккан баш әйләндергеч тәмнәр, ул тәмнәрнең майланып бөтен авызга таралулары. Ул талканны йотып җибәргәнче үк, эчнең түземсезләнеп тартылулары!.. Дүртенче класска керәсе елны ул әнисенә бәләкәй чалгы белән борчак чабыша башлады. Чабуы күпме булгандыр инде, әмма кырда эшләүчеләр өчен йә борчак ашы, йә борчак боткасы пешерәләр, эттәй арысаң да, тамагың туеп кайта…
Газизҗан сәгатенә күз төшерде. Фирдәүсә килергә дә күп калмаган икән. Ул тракторын кузгатты. Хәлсезләнеп кызарган һәм инде шактый түбәнәйгән кояш, аңардан качарга теләгәндәй, басу сыртындагы каен полосасына ышыкланып йөгерә, кәүсәләрнең сирәгрәк урыннарыннан кул көзгесе төсле ялтырап-уйнап бара. Әнә ул каенлыкның сирәгрәк җиренә җитте, кәүсәдән кәүсәгә күчкәне аермачык күренә башлады. Газизҗан аңардан һич кенә дә күзен ала алмады, хәтта тракторының буразнадан читкә китүен дә сизми калды. Ул, идарә рычагын тартып, аны кабат эзенә кертте. Бер дә буразна ташлаганы юк иде. «Әллә кояш белән янәшә, бу басуларны, туган җирләрне карап, үземнең җаным да йөгерәме соң?» – дип уйлап куйды.
Барысы да әйбәт булачак. Менә бу эчнең чәнчешүе генә. Эч кенә түгел, шиклерәк бит әле ул, күкрәккә дә, кулларга да, хәтта аякларга да таралып, тоташ сыкрый. Ул басу түренә барып җитте, кире борылды. Җил бераз кимесә дә, кабина эченә тузан бөркелеп кергәнлектән, тын алуы да кыен, юньләп күреп тә булмый иде. Газизҗан бер як ишекне ябып куйды да, гәүдәсен кабинадан яртылаш чыгарып, чүпрәк белән тәрәзәдәге тузанны сөртә башлады. Шулчак аның күзе ничектер күк йөзенә төште һәм анда эленеп торган ялгыз болытны күрде. Ул аһылдап урынына утырды, күкрәгендә нидер кузгалып куйды. Ап-ак болыт! Әле бая гына төшендә күргән ак болыт иде бу. Ничә көннәр буе чип-чиста торган зәңгәр күктә беренче болыт кисәге! Димәк, дымга сусаган бу җирләргә шифалы яңгыр явачак, арыш чәчәргә дә, көзге бодайга да өмет бар. Болытны ул күзеннән гел ычкындырмады, хәтта тузан да күпмедер басылган, сулышы да җиңеләйгән шикелле тоелды. Басуның иң биек урынын үтеп, аска төшә башлаганда, юлга кызыл «Жигули» килеп туктады. Һавадагы ак болыт чайкалып куйды, ул маңгаена, аркасына тир бәреп чыгуын сизде…
Газизҗан юлга егерме-утыз метр кала муфтаны аерды да тракторны сүндерде. Ләкин гәүдәсен кузгата алмыйча шактый утырды. Ниһаять, җиргә сикерде. Тораташ катып калган һава аның бөтен барлыгын кысып алды, бер генә адым атларга да ирек бирмәде, ул үзе дә җансыз ташка әйләнде кебек. Бу таш аны утлы энәләр белән чәнчегәндәй кысып алды. Юк, бу теге чир түгел, бу ниндидер зур, хәтәр нәрсә иде. Чөнки ул Газизҗанның эчен генә түгел, һәрбер күзәнәген көйдерергә тотынды. Ул күз алдында кызыл ут булып янучы машинага