сыерын тышаулап азаплана. Алдына азык куйсаң, шылт та итми инде сыер югыйсә. Күшәвен белә. Шуның ише көндәлек уйлары белән «җитәкләшеп», Маһирә «аяк очы»ннан – бәрәңге бакчасы артындагы печәнлектән – бер кочак ат кузгалагы йолкып менде. Ул арада урам якның җил капкасы ачылып китте дә керүченең сөенечле тавышы яңгырады:
– Әнкәй, исәнме-е!
– Сөбханалла! Кайттыгызмыни? Хәбәр иткән булсагыз, каршы алмас идемме? – Әни кеше кочагындагы ат кузгалагын абзар янындагы ялгашка гөрселдәтеп бушатты да килене Нәфисә, оныклары Фәнис, Әнисә каршына йөгерде.
– И-и, шулай мәшәкатьләп торабызмы? Көтмәгәндә кайтып керү кызыграк бит.
Көтмәгәндә, көтмәгәндә… Көтмиме соң инде Маһирә. Җәйгә чыгуга ук, бүген-иртәгә кайтып керерләр дип, олы юлдан күзен алмый ул.
Фәнис белән Әнисәгә олыларның шулай сүз алышып торуы әллә бар, әллә юк. «Әбекәй, сине шундый сагындык!» – дип, ике ягыннан кочагына сарылдылар.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.