белә ул. Мәрхүм ире Таһир Гөлбүләгенең озын толымнарын, аларны үреп, бизәп куйганын бик ярата иде. Әлеге ак сәйләнле вак җәтмә дә – аның бүләге. Оныгына кәләш сораганда, иренең рухы да сөенеп торсын. Өстенә кигән озын зәңгәр күлмәге дә ханымны яшәртеп, буй-сынын зифаландырып җибәрде. Изүенә энҗе чәчәк рәвешендәге брошкасын да кадаса…
– И-и әни, свиданиегә җыенган кызлар кебек бизәнгәнсең! – Кызының әлеге сүзләреннән Гөлбүләк ханым сискәнеп китте. Кара инде, әллә кайчаннан бирле үзен күзәтеп торганын сизмәгән дә!
– Кызым, свиданиедән дә мөһимрәк вакыйга бит. Төпчек оныгым өйләнә, – диде ханым, аклангандай итеп. Кыска чәчләрен, гадәттәгечә, лак сиптереп кенә тигезләп куйган, «эшлекле ханым» стилендәге соргылт күлмәген, күлмәгенә төстәш биек үкчәле туфлиләрен кигән кызы өйдән чыгып китәргә инде күптән әзер иде.
…Луизаларда да әлеге вакыйгага бик тырышып әзерләнгәннәре күренеп тора. Идәнне яңа гына юып чыгарганнар, күрәсең, ишек төбенә, аяк сөртеп керү өчен, юеш чүпрәк җәелгән. Подъезд мәйданчыгына тәмле булып майда пешкән пәрәмәч исе таралган. Ни булды соң бүген Гөлбүләк ханымга? Замана яшьләре әйтмешли, гел ностальгия дулкыннарында тирбәлеп, үткәннәргә китә дә тора! (Югыйсә татар телендә аның өчен тагын да матуррак «сагыну» сүзе дә бар барын.) Менә бит бу юлы бала чагына ук кайтарды әнә шул хис. Майда йөздереп, пәрәмәч пешерергә аның дәү әнисе бик ярата иде. Гөлбүләк ханым үзе, Казанда туып үскән кыз булса да, бала чагында еш кына әнисенең туган шәһәре Ленинградка, дәү әниләренә кунакка бара иде. Дәү әнисе дә, тутасы Назифә дә аны сөенеп каршы алалар.
– Бу кадәр әнкәңә охшарсың икән, – дип сөя аны дәү әнисе. – Нәни кызым килгәч, үзем дә яшәреп китәм, билләһи. Мәшәкатьле булса да, күңелле булган икән бала үстергән чакла-а-ар…
Аннары дәү әнисе авыр гына көрсенә. Озак кына дәшми тора. Гөлбүләк ул көрсенүнең мәгънәсен аңлап бетерми әле. Бабасының бик укымышлы мулла булганын, шәһәрдәге мөселман балаларына озак еллар буе дин сабаклары укытканын да белми. Дин әһелләрен эзәрлекли башлагач, бабасын кулга алганнарын һәм аның төрмәдә үлеп киткәнлеген дә ул чакта бәләкәй кызга сөйләп тормаганнар.
Гөлбүләк өчен иң рәхәте: дәү әнисе аны, үзе әйтмешли, бик иркәли-үсендерә. Төрле тәм-том белән сыйлый, йокларга яткач, берсеннән-берсе серле әкиятләр сөйли. Шундый ук серле догалар ятлата. «Өйрән, кызым, белгәннең зыяны юк аның», – ди. Ә инде пәрәмәчләргә килгәндә, әбисе аны шулкадәр оста пешерә! Телеңне йотарлык була. Чәй янына камыр ашы куелганын, ә чәй эчә-эчә сөйләшеп утырырга ахирәт карчыкларының килгәнен ярата да инде.
– Мәле, кызым, беренче пәрәмәчне авыз итеп кара. Тәмле булганмы икән, май эчмәгәнме? – дия-дия, алсуланып пешкән кайнар пәрәмәчне оныгының тәлинкәсенә сала.
Ничек инде тәмле булмасын! Гөлбүләк, куана-куана:
– Май эчкән, дәү әни, май эчкән! Бик тәмле булган, – ди.
Дәү әнисе хафага кала:
– И Аллам, майның кайнавы җитмәде микәнни? Ашыгыбрак салганмын пәрәмәчне, – дип көенә.
«Май эчү» дигән сүзнең «уңмаган» мәгънәсен аңлатканны каян белсен