Файруза Муслимова

Башка кеше


Скачать книгу

апаның иркен ишегалды тагын ямь-яшел чирәмгә күмелде, анда-санда, хуш исләрен таратып, алма үләннәре дә тезелеп үскән. Биек болдырга чыгып, шуларга карап утырсаң да, күзләр ял итә, күңел сөенә. Әнә ян бакчада алмалар да өлгереп килә инде. Тик ничәмә-ничә язлар буе ап-ак чәчәкләре белән сөендергән, җәйләрен татлы җимешләре белән сыйлаган шомырт кына картайды быел. Аягүрә баскан килеш, кәүсәләре шыгырт-шыгырт килеп ыңгырашып куя, корыган ботаклары чыртлап сынып төшә. Улы кисеп атарга да теләгән иде үзен, Фәрданә апа кистермәде. Бала чагыннан ук якын, кадерле ул аңа.

      Әй, сузасы иде, озынайтасы иде шушы җәйләрне. Кышлар буе тилмереп көтәсең дә, ә ул күз ачып йомган арада үтә дә китә. Гомер кебек инде. Шул фикерләреннән үзе дә ничектер шомланып куйды Фәрданә апа. Күңелсез уйларын зиһененнән куарга теләгәндәй, утырган урыныннан кузгалды, тавыкларга җим әзерләргә дип, келәткә керде. Улы белән килене озакламый фермадан эштән кайтыр, плитәдә ашы да өлгереп килә, токмач саласы булыр. Әнә бит никадәр мәшәкать. Гомер үтү турында уйларгамы соң?! Фәрданә апаның соңгы вакытта күңелендә дә, телендә дә шул бер фикер: үлгәнче кулымнан эш төшмәсә иде! Оныклары Алсу белән Гөлсу иртүк җиләккә киттеләр. Башка чакта Фәрданә апа үзе аларны ияртеп йөри иде, хәзер бармый инде. Аяклары авырта.

      – Ти-ти-ти, ти-ти-ти…

      Көтеп кенә торганнар, күрәсең, бар тавык-кош җим салынган табак тирәсенә җыелышты. Фәрданә апа шул аклы-чуарлы дулкынны күздән яздырмыйча санарга кереште: «…ун, унике… унтугыз…» Берсе тагын күренми. Мөгаен, качып кына йомырка басып утыруыдыр. Җәй уртасы җиткәч…

      – Фәрданә апа! – Көтмәгәндә урам яктан яңгырап ишетелгән бу тавыш аның уйларын шул арада тавык-чебешләреннән аралап алды. Хат ташучы Нәзифә икән. Аның укучысы. Хәер, авылда аның укучысы булмаганнар бик сирәк. Олырак яшьтәгеләрне дә, башка авылдан төшкән киленнәрне әйтсәң генә инде. Күбесе аңа Фәрданә апа дип тә тормый, апа дип кенә эндәшә.

      – Куркыттың бит, Нәзифә. Кинәт эндәштең диюем.

      – Соң, апа, хат китердем бит үзеңә. Почта әрҗәсенә салып китсәм, кайчан чыгып аласың әле син аны.

      – Алам-алам, гәзитләрне көтеп кенә торабыз, чиратлашып укыйбыз бит. Кая әле, хат кемнән килгән икән?

      Нәзифә дә китәргә ашыкмады. Укытучы апасына Калининградтан кем язганын аның да беләсе килә иде. Моңа кадәр ул яклардан хат китергәнен хәтерләми, анда туган-тумачалары да юк шикелле…

      – Яшь чакларда бер дус кызым шунда китеп урнашкан иде. Кара әле, ничек мине исенә төшерәсе иткән, – дигән булды Фәрданә апа. Аннары, тагын да күбрәкне белергә теләп, авызын ачып торган Нәзифәгә: – Бик әйбәт хат булырга тиеш, рәхмәт, – диде дә өенә таба атлады.

      Хатның кемнән булуын Фәрданә апа үзе генә белә. Аның кемлеген дә, ниләр язуын да һичкемгә сөйли алмаячак. Ялгызы гына укырга, сер итеп йөрәгенә яшерергә кирәк булачак аны. Фәрданә апа, газеталарны һәм хатны кулына тоткан килеш, өйгә керде. Түр бүлмәгә узышлый, көзгегә күз салды, яулыгын төзәтеп куйды. Үзенең бу хәрәкәтеннән җиңелчә көлемсерәде: яшьлектәге куе кара чәчләре сизелерлек сирәкләнгән, яулык читеннән чал бөртекләр