Фоат Садриев

Тургай. Сайрар чак


Скачать книгу

тотынды:

      – И Хәлил бабай, ул чакта мин синең яныңа көн саен кереп йөрермен. Ә ашатырга сөтен дә, итен дә алып керермен. Үзеңне дә тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлармын.

      – Алар тәртиплеме соң, балам? Өстәлгә менеп, савыт-сабаларга басып йөрмәсләрме?

      – Тәртипле, тәртипле, – диде Ислам, кызара баруын тоеп.

      Мал өендә асрап, каян белсен инде ул аларның тәртипләрен? Ләкин башкача әйтсәң, Хәлил бабайның мәчеләрдән баш тартуы бар иде. Ничек тә тәртипкә кертербез әле, дип уйлады ул эченнән. Шатлыгыннан йөгерә-йөгерә кайтты да, мәчеләрнең өчесен дә, бер зур букчага салып, Хәлил бабайга алып китте. Шуннан соң тагын бер атна вакыт узды. Ислам мәчеләргә юка фанерадан тәбәнәк тартма ясап, ком салып куйды. Өстәлгә менәргә җыенганнарын ачуланды, маңгайларына чиртеп кире борды. Хәлил бабай да, терелеп, аягына басты. Ислам килгән саен бабайга күчтәнәчләр алып килде. Ә мәчеләргә ашханәдә үзләреннән калган ботка, ит, пәрәмәч, ипи ише әйберләрне полиэтилен букчасына тутырып алып кайтты.

      Бүген ул мәктәп китапханәсеннән Һади Такташ шигырьләрен һәм Гарәфи Хәсәновның «Җир ул – уртак йортыбыз» дигән китабын алды. Бу китапта төрле үсемлекләр, агачлар, кошлар, җанварлар турында шундый кызык итеп язылган икән. Ул, дәрес беткәч, бүлмәдән чыкмыйча, шул ике китапны актарып утырды. Хәтта Такташның бер куплет шигыре шул арада хәтеренә дә сеңеп калды. Ислам аны бүлмәдә генә түгел, кайтырга чыккач, урамда да бертуктаусыз кабатлады:

      Урамнар бүген сөенгән,

      Ап-ак карга киенгән.

      Ләйлә чанасын өстерәп

      Чыгып китте өеннән…

      Шуны укый-укый үзләренең турына җитсә, капка төбендә Әзһәр абый кызы Ләйсән басып тора. Аның күзләре кызарып беткән, әкрен генә елый һәм борынын тарта иде.

      – Туңып беткәнсең бит, нишләп монда торасың? – диде ул аңа.

      – Сиңа килдем, – диде Ләйсән.

      – Нәрсә бар?

      – Әтием песиемне адаштыртты. Исерек Салихка бирде дә, ул ферма янына илтеп ташлаган.

      – Ә нишләп монда килдең соң?

      – Сыйныфташым Зөлфәт Исламга бар, диде. Ике көн барып алып кайткан идем, кабат илттереп ташлатты.

      Ләйсән соңгы сүзләрен юньләп әйтә дә алмады, йодрыгы белән күзен уалый-уалый үкседе.

      Ислам Ләйсән белән Хәлил бабай янына китте. Бабай аларны елмаеп каршы алды:

      – Тәрәзәдән күреп тордым, миңа тагын бер иптәш алып килгәнсез бугай.

      – Әйе шул, Хәлил бабай, – диде Ислам, аның сүзләреннән карышмаячагын аңлап. – Менә Ләйсәннең песиен өйдәгеләр ике көн рәттән ферма янына илтеп атканнар. Ул анда ачтан, салкыннан үләчәк. Син карарга риза булсаң, Ләйсән ашарына да китерер, өйдәге эшләреңә дә булышыр иде.

      – Ярар, гуй, балалар. Мин ничек карышыйм инде. Мин бит үзем дә сезнең адаштырган мәчегез хәлендә. Гомер буе гөрләшеп яшәп яткан Үзбәкстаннан безне дә кудылар бит. Дусларыбыз, балалар, туганнар калды. Яшәгән йортым сатылмаган килеш һаман шунда. Аны алучы да юк. Монда да мин әле законлы урнашып бетмәгән. Кем белә, шушы мәчеләр кебек каядыр илтеп ташласалар, нишләмәк