Фоат Садриев

Тургай. Сайрар чак


Скачать книгу

Өйдәге пөхтәлеккә дә сокланмый мөмкин түгел иде. Алар, тупсаны атлап, залга үттеләр дә ишек турында туктап калдылар. Буялмаган бу сап-сары нарат идәнгә басуы да кыен иде. Ниһаять, алар Диләрә Ахуновнаның сөйләшүенә дә игътибар итәрлек хәлгә килделәр.

      – Син нәрсә әйткәнеңне аңлыйсыңмы соң? – диде Диләрә Ахуновна трубкага кырыс тавыш белән. – Әллә кичәгесенә тагын өстәдеңме? Бүген эшләмичә булмый. Сәгать икедән дә калмыйча кайтып җит.

      Ул, трубкасын куйгач, куллары белән ике чигәсен ышкып алды да торып басты.

      – Әллә берәр нәрсә булдымы? – дип сорады ул борчулы тавыш белән.

      – Булмады, – диде Ислам, башын аска иеп.

      – Без килгән идек, – дип өстәде Энҗе, шулай ук директор урынбасарының йөзенә карарга базмыйча.

      – Йә, ни булды, тыңлыйм, – диде урынбасар, аларга якын ук килеп.

      Ислам белән Энҗе бер-берсенә карашып алдылар. Кемдер, ничектер сүз башларга тиеш иде. Әмма аларның башларында каушаудан барысы да буталган, хәлне ничегрәк итеп аңлатырга икәнлеге уйланылмаган иде.

      – Без рәсем буенча килдек, – диде Ислам акрын гына.

      Алар һаман Диләрә Ахуновнага күзләрен күтәреп карый алмадылар.

      – Әйе, рәсем буенча, – дип өстәде Энҗе дә.

      – Нинди рәсем?

      Ниһаять, икесе дә Диләрә Ахуновнаның аптырау билгеләре чыккан йөзенә күтәрелеп карадылар һәм шундук карашларын түбән төшерделәр.

      – Стенага ясаган рәсем, – дип, Ислам башын читкә борды. – Теге мин ясаган рәсем.

      – Юк, мин ясаган рәсем, – дип, аны төзәтте Энҗе.

      Урынбасарның кашлары югары күтәрелде, маңгаенда тирән җыерчыклар барлыкка килде, күзләренә ачу билгесе чыкты.

      – Сез минем белән шаярырга килдегезме әллә?

      – Туктале, Энҗе, үзем аңлатам, – диде Ислам.

      Энҗе ярсулы нечкә тавыш белән:

      – Юк, үзем! – дип, Исламны читкә кугандай, ике кулын селтәп куйды. – Ул рәсемне… ул рәсемне… ясаучы… мин ясадым… ясаган идем!..

      Соңгы сүзләрен әйткәндә, Энҗенең күзләрендә яшь күренде, иреннәре калтыранды, ул кулларын кая куярга белмәде. Аларның әйткәне Диләрә Ахуновнаның зиһененә һаман барып җитә алмый иде. Ул әле Исламга, әле Энҗегә аптыраулы караш ташлады, берни дә аңламаганын белдереп, башын чайкады, йөзендә, ачык кына итеп әйтә аласызмы, юкмы дигән сорау ярылып ята иде.

      – Диләрә Ахуновна… – Энҗе сүз башлады да тагын туктап калды. – Рәсемне мин ясадым… Ә Ислам нишләптер гаепне үз өстенә алды.

      Урынбасар Исламның, күзләренә туп-туры карар өчен, каршысына килеп чүгәләде:

      – Дөрес әйтәме ул?

      – Әйе…

      Исламның тавышы бөтенләй диярлек ишетелмәде. Диләрә Ахуновна торып басты һәм, үз-үзе белән сөйләшкәндәй:

      – Менә ничек?! – дип куйды. – Сезгә мондый хәлләргә төшү нигә кирәк булды соң?

      Ислам моңа үзе башлап, үзе җавап бирергә тиеш икәнен ачык аңлады, тик тиешле сүзләр таба алмады:

      – Мин бит… минем… тизрәк кайтып китәсем килде.

      – Тизрәк кайтып китәсең килде?!

      – Юк, юк, мин ялгыш әйттем. Аларның тизрәк кайтып