Фоат Садриев

Тургай. Сайрар чак


Скачать книгу

Исламга эндәшмәве тора-бара аның сыйныфташлары арасында ничектер берүзе бертөсле булып аерылуына китерде. Ул иптәш кызларына да төртмә сүзләр әйтте, сорасалар, юньләп җавап бирмәде. Укытучыга биргән җаваплары да тулы булмады. Энҗенең йөзе аксыл төскә керде, күзләре гел йөгерешеп тордылар, сөйләшкәндә, иреннәре калтырый иде. Ул Исламның уеннан гел китмәде. Ни булды, нишләп ул үзгәрде, моның сәбәпләре нәрсәдә дигән сораулар аны гел борчып торды. Бүген Ислам агач бакчасында Илдар Каюмович кушкан рәсемне ясап бетерде. Агач башындагы ак фил, чыннан да, бик матур чыккан иде. Шуны карап торганда, капкадан Энҗе килеп керде. Аны күрүгә, Исламның бөтен тәненә җылылык йөгерде. Энҗе алсу курткасын кигән, башында да алсу башлык иде. Ислам, рәсемен беседкага куеп, аның каршына йөгерде. Аларның күзләре очрашты. Энҗе кыенсынып кына елмая, иреннәре җиңелчә генә калтырый, дулкынланганы бөтен йөзенә чыккан. Алар бер-берсенә дәшә алмыйча шактый вакыт карап тордылар.

      – Энҗе, – дип пышылдады Ислам.

      – Нәрсә?

      – Үлә яздым бит инде мин.

      Ислам шуннан соң сүзен дәвам итә алмады. Энҗенең битенә кызыллык йөгерде, иреннәре бер ачылды, бер ябылды, ахырда бер генә сүз әйтте:

      – Нишләп?

      – Синең миңа Ислам дип эндәшүеңне көтеп үлә яздым.

      Энҗенең күзләре яшьләнде.

      – Ислам!..

      – Рәхмәт, – диде Ислам. – Мин сине шундый сагындым, Энҗе.

      – Көн саен мәктәптә күрдең бит.

      – Мин күрдем, син күрергә теләмәдең.

      – Юк, Ислам, – диде Энҗе уйчан тавыш белән. – Мин сине элеккедән дә ныграк күрдем. Мин үзем өчен нуль идем.

      Энҗенең карашы җылынганнан-җылына барды, ләкин әле элеккечә туктаусыз шатланып сикергәләүче күз алмалары ничектер бик акрын кыймылдады. Бу аның күңеленә ниндидер авыр нәрсә кереп оялаганлыгы турында сөйли иде.

      – Әйдә, өйгә керәбез, – диде Ислам, аның кулыннан җитәкләп.

      Энҗенең боз кебек салкын кулы калтыранып куйды.

      – Әйдә, кереп, чәй эчәбез, җылынырсың.

      – Юк, Ислам, мин чәй эчәргә килмәдем, – диде Энҗе бик җитди кыяфәт белән. – Безгә хәзер бер җиргә барырга кирәк.

      – Әллә район үзәгенәме? – дип сорады Ислам.

      – Район үзәгенә бару җиңелрәк ул, – дип куйды Энҗе. – Бу бик авыр…

      – Аңлатып сөйлә әле.

      – Диләрә Ахуновнага барырга кирәк.

      Ислам сискәнеп китте. Бу бөтенләй уйланмаган, көтелмәгән нәрсә иде. Шуңа күрә ул аптырап сорап куйды:

      – Аңа нәрсәгә?

      – Нәрсәгә икәнен син бик яхшы беләсең. – Энҗе, башын читкә борып, каядыр тау ягына таба карап торды. – Безгә икәү барып, барысын да сөйләп бирергә кирәк.

      Ислам ни әйтергә белмичә аптырап калды. Әллә кайчан булган бу әйберне нигә кузгатырга, дип уйлады.

      – Кирәкме соң ул? – дип куйды Ислам.

      Энҗе кинәт аның ике иңбашыннан куллары белән тотып алды, кайнар сулышын тоярлык дәрәҗәдә йөзен Исламның йөзенә якын китерде:

      – Син мине хайван дип уйлагансыңдыр. Мин бит шул вакыттан бирле авырыйм, өзгәләнәм, тыштан гына тыныч булып күренергә тырышам. Шушыны барып сөйләмәсәм,