Фоат Садриев

Тургай. Сайрар чак


Скачать книгу

өйләренә кереп китте.

      Менә хәзер Энҗе Ислам белән сөйләшми. Энҗегә нинди начарлык эшләде соң ул? Бу сорауга җавап таба алмый. Соңгы вакытларда ул да Исламны күрмәгән кебегрәк кылана. Кешеләр шулай бер-берсеннән аерылудан тәм таба микәнни? Әллә Ислам үзе ялгыш эшлиме? Аңа бөтен кеше якын, ә кешеләр шуңа гаҗәпләнәләр. Бер авыз сүзне гаепкә алучылар күп. Нигә соң башкалар, Ислам аларга тартылган кебек, Исламга тартылмыйлар? Этләр, мәчеләр йомшак дәшүеңне сизү белән иркәләнә башлыйлар. Ә кешеләр китеп бару ягын карый. Нишләп алай? Менә ул – чишеп булмый торган мәсьәлә. Ул бакчада агачларның ботакларын сирәкләп йөргән бабасы янына чыкты.

      – Бабай, синнән бер әйбер сорыйм әле.

      – Сора, улым, сора, – диде бабасы, кискечен бакча өстәленә куеп.

      Ислам нәрсәдән башларга белмәде. Уйлап торды-торды да:

      – Бабай, мин әшәке, әйеме? – диде.

      Бабасы кеткелдәп көлеп җибәрде:

      – Син нишләп әшәке буласың, ди, улым? Бик әйбәт малай син.

      – Әшәке булмагач, нишләп соң миннән качалар?

      – Син, улым, аңлатып сөйлә әле.

      Ислам аңа Энҗе белән үпкәләшүләрен сөйләп бирде. Үзен борчыган әлеге уйларын җиткерде. Аны тыңлап бетергәч, бабасы:

      – Син ни телисең соң? – дип сорады.

      – Мин барлык кешеләрнең минем белән бергә шатлануын телим. Аларның барысының да бер-берсенә килүләрен, булган шатлыкларын сөйләүләрен телим. Ник аларга мин генә сөйлим, ник алар да миңа сөйләмиләр?

      – Мин сине аңладым, улым, – диде бабасы. – Син ныгытып телә.

      – Нәрсәне? – диде Ислам, аның сүзләренә төшенеп җитә алмыйча.

      – Башкаларның сиңа якынаюын, син теләгәнчә булуын.

      – Мин ничек телим соң аны?

      – Ничек икәнен үзең бел, – диде бабасы, серле генә итеп. – Син башкаларның да үзең кебек сиңа килеп сөйләүләрен телисең бит. Шулаймы?

      – Әйе. Тик алар килми бит, бабай.

      – Ник килмәгәнен әйтимме?

      – Әйт.

      – Теләвең җитми.

      – Телим бит.

      – Нык телә! Елый-елый телә! Нык теләсәң, барлык теләкләрең дә кабул була. Көчле теләк үзен тормышка ашыру юлларын да таптыра. – Ислам бабасының бу сүзләрен аңлап бетерә алмыйча аптырап карап торды.

      – Мин, яз көне басуга агу-химикат сиптергәндә, бик каты агуландым, – дип сөйләп китте бабасы. – Туп-туры Казанга алып киттеләр. Инде үлеп барам, дөнья югала, шунда әз генә зиһенем ачылса, өзлексез күңелемнән йөрәгемә боерык бирәм: туктама, йөрәгем, дим, мин яшәргә тиеш, дим. Аңымны җуймас өчен, үземне үзем чеметергә маташам. Туктаусыз яшәү сүзен кабатлыйм. Күңелемнән тагын боерам: тарал, үлем томаны, дим, кил миңа, тормыш, дим. Бер ай көрәштем әнә шулай, терелеп аякка бастым. Фашистлар бөтен Европаны яулап алды. Мәскәүгә, Иделгә килеп җиттеләр, ә безнең халык «Юк!» диде. «Без илебезне сезгә таптатмаячакбыз!» диде. «Үләрбез, әмма газиз җиребезне бирмәбез!» диде. Шулай булды да.

      – Ә ничек алай булды соң? – диде Ислам, бабасын бүлдереп.

      – Халыкның теләге көчле иде. Булган ризыгын ашаганда, кешеләр шул теләкне кушып ашадылар, эчкән суларын да шул теләк белән, сулаган һаваларын да шул