Фоат Садриев

Тургай. Сайрар чак


Скачать книгу

могҗиза. Синең җаның җиһан чоңгылына – йолдызлар биеклегенә чума, онытыла. Әбисе сөйли торган илаһи дөнья, серле оҗмахлар, фәрештәләр дөньясы сине изрәтеп иркәли, барлык борчуларыңны үзенә алып кала. Шулай булмаса, иртәнгә канатланып күкләргә күтәрерлек дәрт белән уяна алыр идемени кешеләр? Әгәр шулай булмаса, ул болытларга җитә торган, үзләре йөри торган, үзләре әллә нинди гүзәл моң тарата торган чәчәкләр сиңа каян күренерләр иде? Болар – әнә шул әбисе сөйләгән оҗмах дигән могҗизаларның сиздерүедер. Өзелеп чыга торган куллар, хәрәкәтләнеп йөрүче скелетлар тәмугтан килүче шәүләләрдер. Боларны иңдерүче Бөек көч барысын да беләдер, ул күрсәткән төшләр безне төрлечә яшәргә өйрәтү, юл күрсәтү, кайчакларда кисәтүдер. Ислам адәм балаларының галәмгә очуларына да, дөньяның барлык белемнәрен дә сыйдырып баручы компьютерларга, смартфон, планшетларга да шаккатмый. Аны иң гаҗәпләндергән, иң серле нәрсә – ул күргән төшләр, ул төшләрнең кайберләренең чынга әверелеп барулары. Димәк, син йоклаганда, үзең үк үзеңнең киләчәгең нинди буласын күреп торасың. Йокы кеше яшәвен күрсәтүче көзге булып чыга түгелме соң? Юк, яшәвең генә түгел, яшәвеңнең киләчәген күрсәтүче, кисәтүче дә булып чыга. Исламның да андый төшләре бар. Иң беренчесе – бәләкәй чакта арыш арасында адашкач күргәне. Шунда төшендә Ак бабайның юл күрсәтүе. Ә соңгысы… Долларның үзен тешләсен дә күргән булган икән ул. Өч кенә көн алдан күрде. Имеш, Ыкта йөзгәндә, ниндидер соры кытыршы әйбер килеп, ботын бик нык авырттырып сыдырып китте. Әти-әниләре дә күргән төшләренең чынга ашуын шаккатып сөйләгәннәре бар. Төшләрнең чынга ашуы турында җәмгыять белеме укытучысы Сәлимә Мәхмүтовнага Мансур сорау да биргән иде.

      – Фәннәрне ныгытып үзләштерсәгез, дәрестән тыш төрле-төрле китаплар укысагыз, барысын да белерсез. Бу хакта без сезнең белән югарырак сыйныфларда сөйләшербез әле, – диде.

      Ислам, мәктәптән кайткач, велосипедына атланып, Галимҗан абыйсы янына китте. Көннәр бозылганчы дип, ул Исламны самбо көрәшенең тагын ике яңа алымына өйрәтте. Ислам аның яныннан арып-талчыгып кайтып керде. Салкын катыкка карлыган кайнатмасы салып, тәмләп ашап утырганда, тәрәзәдән Энҗене күреп алды. Ул инде болдырга якынлашып килә иде. Ислам аңа каршы йөгереп чыкты.

      – Әйдә, карлыганлы катык белән сыйлыйм.

      – Юк, кереп тормыйм, – диде Энҗе. – Вакытың бармы?

      – Синең өчен чәнти бармак кадәр булса да табарга тырышырмын инде, – диде Ислам, көлеп.

      Энҗенең кәефе юграк иде, ахрысы, зарланып сүз башлады:

      – Мәктәптән кайтканнан бирле, әллә ничә сәгать утырдым, берни уйлап таба алмыйм.

      – Ни уйлап таба алмыйсың?

      – Апа кушкан әкиятне… Ярдәм итә алмассыңмы икән?

      – Соң, тырышып карыйк, – дип, Ислам аны агач бакчасына алып керде.

      Бабасы ясаган беседкага кереп утырдылар.

      – Син ансат кына әллә ниләр уйлап чыгарасың.

      – Ансат икәнен каян беләсең? – диде Ислам.

      – Күренеп тора. Дәрестә дә, урамда да уйлап та тормыйсың.

      – Бик озак интеккәннәремне сез күрмисез шул!

      Энҗе аңа шикле караш ташлады:

      – Интегерсең инде син…

      – Интегәм