Фоат Садриев

Тургай. Сайрар чак


Скачать книгу

чират җитми икән дигән сүзләр дә йөри иде. Суфия апа ягымлы карашы белән барысына да төбәлеп алды да:

      – Йәгез, балалар, җәйге каникулларны ничек үткәрдегез? Шул турыда сөйләшеп алыйк әле, – диде.

      Иң элек әниләре белән җәйләүгә сыер саварга йөрүләре, андагы эшнең кызык яклары, авырлыклары турында Лилия белән Айзирәк сөйләде. Аларга Энҗе кушылды. Болында җиләк, шомырт, карлыган, кура җиләге, чия, күгәнә җыймаган берәү дә калмаган. Кызлар варенье кайнатырга өйрәнгәннәр, бакчада чүп утаганнар, печән әзерләшкәннәр. Риф колорадо коңгызын ике мәртәбә агуларга туры килүен сөйләде. Шул чакта Ислам аңа сүз кыстырды:

      – Нигә аны агулап интектең? Башларына чүкеч белән генә кундырырга кирәк иде.

      Сыйныфта шаулашып көлеп алдылар.

      – Әллә син шулай иттеңме? – диде Риф.

      – Шулай иттем шул. Алай да бетмәгәч, эчләренә сәнәк белән кададым.

      Ислам үз сүзләреннән гөлдерәп көлеп җибәргән иде, бөтенесе дә аңа кушылды. Суфия апалары да алар белән бергә көлде.

      – Ә мин кәбестә кортын үлән суы белән агуладым, – диде Ислам.

      – Йә, сөйлә әле, ничек? – дип сорады Суфия апа.

      – Әрекмән яфракларын, меңьяфрак үләнен, былтыр җыеп куйган помидор сабакларын, кайсын кайнатып, кайсын төнәтеп, ун көн саен сибеп тордым – бер корт та калмады. Кайнаткан суга бераз кер сабыны кушарга кирәк.

      Фаил скутер белән күрше райондагы туганнарына кунакка барганын сөйләде. Мансур бик күп китап укыган. Исламның шигырь китаплары укыганын белгәч, аңа гаҗәпсенеп карап тордылар. Шигырь укыгач, Исламның башы ачылып китә. Әтисе аңа көн саен кич өч-дүрт әйбәт шигырь әзерләргә, шуны укырга куша, Ислам аларны бик тәэсирле итеп укый. Кайберләрен ятлап та сөйли. Өйдәгеләрнең мактый-мактый тыңлавыннан ул үсеп китә. Нишләп үсмәсен, дүрт кеше авызларын ачып тыңлап утырсын әле! Алар, Ислам шигырьләрен әзерләп кергәч, карый торган телевизорларын да сүндерәләр. Сыйныфташлары кызыклы вакыйгалар сөйләргә тырышты. Айгөл генә артык җәелеп тормады, каникулны өйдәге көндәлек мәшәкатьләр белән үткәрдем, диде.

      – Тагын кемдә нәрсә калды? Башка кызыклар булмадымы? – дип сорады Суфия апа.

      Алай җәелеп сөйләргә кирәк булгач, Ислам җентекләп сөйләп китте:

      – Мин әбинең бияләй бәйләгәннән калган кызыл, зәңгәр, сары, ал җепләрен бакчадагы агач ботакларына бәйләп чыктым. Бакча матурланып китте. Үземнең бабай белән утырткан алмагачыма, кесә телефоны кадәр генә фанера кисеп, «Яшьтәш» дип язып элдем. Бозауга «Бүзәкәй» дигән исем куштым, муенына әтинең иске галстугын бәйләдем. Олы сарыкларның сырт йонына, әби белән бергәләп, яшел чүпрәкләр тактык. Көтүдән кайтканда, танырга бик җайлы булды. Сыерга «Миңлесөтҗамал» исеме бирдем. Беркөнне Сөтҗамал кайтмый калгач, караңгыда шуны эзләп төшеп, Әйләнмә күл әрәмәсендә адаштым. Шунда каршыма аю килеп чыкты…

      Аның бу сүзләреннән бөтенесе көлеп җибәрделәр.

      – Сез гел ышанмыйсыз миңа. Аю түгел инде, шаярып кына әйттем. Ниндидер җәнлек килеп чыкты, кабан иде бугай. Котым алынды, ярый, кулымда таяк бар иде. Сыер тавышы белән кычкырып җибәрдем, шуннан теге җәнлек, әрәмәдәге агачларны шатыр-шотыр