Фоат Садриев

Тургай. Сайрар чак


Скачать книгу

дип китеп барган. Күпмедер вакыттан шунда килсә, гаҗәпләнүдән дык итеп артына утырган. Үлән биек булып үскән, чәчәк атып, орлыклары җитешкән, алар менә коелам, менә коелам, дип торалар икән. Иблис орлыкларның берсен дә төшермичә учына җыеп алган да суга аткан, мин синнән котылдым, дигән. Орлыкларны елгада балыклар ашап бетергән. Балыкларны адәм тоткан. Аларны пешерергә чистартканда, эчләрен алып җиргә ташлаган. Күпмедер вакыттан үлән орлыклары күп булып, берәм-берәм тишелеп чыкканнар, тирәнгә үк тамыр җибәреп, үрчеп киткәннәр. Иблис, үләнне берничек тә юк итә алмаячагына тәмам инанып, бу эшенә кул селтәгән. Менә шуннан җир йөзен ямь-яшел хәтфә каплаган. Барлык урыннарда аллы-гөлле чәчәкләр күтәрелгән. Үләннәр булгач, кош-кортлар барлыкка килгән. Шөпшә, бал кортлары, божаннар, яралып, чәчәкләрдән бал җыя башлаганнар. Төрле җанварлар, атлар, сарыклар, сыерлар үрчегән. Адәм балалары да үлән арасыннан тәмлеләрен, файдалыларын сайлап ашаганнар, алар биргән җиләк-җимешләрне җыйганнар. Ә үлән шундый шифалы булган, барлык җан ияләре үрчеп, бөтен җир йөзен тутырганнар. Үләннәр аларга азык та булганнар, ятарга йомшак ястык хезмәтен дә үтәгәннәр».

      Энҗе дә теге көнне язган әкиятен укыды. Шунда сыйныфташлары алып килгән язмаларга урын да билгеләргә тотындылар. Күбесе бертавыштан иң яхшы әкият Энҗенеке, аңа беренче урын, дигән фикергә килделәр. Исламның әкиятенә икенче урын, диделәр. Өченче урынны озын шигыре өчен Айсылуга бирделәр. Шулчак Энҗе сикереп торды:

      – Дөрес түгел бу! – диде, кып-кызыл булып.

      – Әллә сиңа Гран-при кирәкме? – диде Риф.

      – Минем әкиятемне Ислам язды, беренче урын аңа тиеш, – диде Энҗе.

      – Ай-яй, хәйләкәр син! – диде Фаил, көлә-көлә. – Нигә укый башлаганда ук әйтмәдең соң? Әгәр беренче димәсәк, эндәшәсе түгел идең бит син. Хәзер Исламнан ояласың.

      – Йәгез әле, яңа әкият уйлап чыгармагыз, – диде Ислам. – Әкиятне син бит үзең уйлап чыгардың, Энҗе. Мин сораулар биргәләп, ярдәм генә итеп тордым.

      Энҗе аңа каршы төште:

      – Юк инде, юк! Син булмасаң, мин аны яза алмый идем.

      – Үз өлешеңне киметмә, – диде Ислам. – Син башладың, син тәмамладың. Бик күп урыннарын син уйлап таптың. Әкият синеке.

      Бүлмәдә шау-шу көчәйде. Суфия апа аларны тынычландырырга ашыкты:

      – Дусларым, без бит ярыш оештырмадык. Мин барысын да сезнең ирегегезгә куйдым – кем яза ала, шул язсын, дидем. Иҗади әсәрләргә бәя бирү – бик четерекле, бәхәсле нәрсә ул. Миңа да, сезгә дә урын кирәкми. Язгансыз, рәхмәт, булдыргансыз. – Аннары ул, Энҗегә мөрәҗәгать итеп, болай диде: – Ә сиңа, Яруллина, борчылырга кирәкми. Әкиятегезне Нуруллин белән бергәләп уйлап чыгаргансыз икән, бу искиткеч әйбәт. Бу иҗади дуслык дип атала. Ни генә эшләсәк тә, без һаман дуслыкка әйләнеп кайтабыз. Дуслык ул – безнең күңелләребезнең янәшә торуы, бер-беребезгә җылылык бөркүе. Ничек рәхәт шулай булганда. Әти-әниләрегезнең, әби-бабайларыгызның, башка туганнарыгызның шундый җылысын сез һәр көн тоеп яшисез. Менә безнең дуслыгыбыз да киләчәктә шундый бөек, илаһи сөю белән