Гульназ Шайхи

Сыналганнар – сынатмый


Скачать книгу

татар эстрада җыр фестивален егерме биш ел эчендә җыр-моңга гашыйк һәр татар бер тапкыр булса да ишеткәндер дисәм ялгышмамдыр, мөгаен. Чөнки фестиваль узган юлны барласак, дөньяның шактый илләреннән, Россиянең бик күп төбәкләреннән, тугандаш республикалардан татарның моңлы егет-кызлары Урмайда булып, аның сәхнәсеннән үз тавышларын ишеттергән. Чирек гасыр вакыт эчендә әлеге бәйгедә катнашучыларны урмайлыларга гына хас булган кунакчыллык, сый-хөрмәт белән каршы алу, фатирларга урнаштырып кунак итү, жюри әгъзаларын танылган шәхесләрдән, һөнәри җырчылардан һәм остазлардан оештырып, катнашучылар өчен мастер-класслар уздыру – һәрберсе инде кат-кат уйланылып җайга салынган.

      Ә үткәннәргә кире кайтып, фестивальнең тарих битләрен ачып карасаң, шушы еллар дәвамында милләт өчен, аның киләчәге өчен бик зур һәм бәяләп бетергесез хезмәт башкарылганына инанасың. Кемнәр генә, кайлардан гына килеп, «Урмай моңы» фестивалендә катнашмаган да көч сынашмаган?! Резидә Шәрәфиева, Лилия Муллагалиева, Алсу-Фәридә дуэты, Мәликә, Эльвина, Әлфия Рамазан, Гүзәл Уразова кебек бүгенге көндә татар эстрада сәхнәсендә үз урынын тапкан җырчыларыбызга хәер-фатиха биреп озаткан бәйге бит ул. Татар җыр сәнгате тарихында үз йөзе булган фестивальнең идея авторы да, җан өрүчесе дә, нигез ташын тотып торучы да, авылдашларының гына түгел, татар дөньясының хөрмәтенә ия булган шәхес – Татарстанның һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләге – «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медаленә лаек булган Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов.

Татарның милләтпәрвәр улы

      Фәрит Гыйбатдинов турында, аның бу республикада үз халкы өчен башкарган эшләре, кылган гамәлләре турында бик күп матур сүзләр сөйләргә була. Җаны-тәне белән халкына хезмәт итүче, чын мәгънәсендә милләтпәрвәр шәхес ул. Чуваш илендә беренчеләрдән булып милли тормышка нигез салучыларның берсе, Татар милли-мәдәни тормышына юнәлеш биреп торучы, бөтен татар дөньясына билгеле чараларны оештыручы кеше дә – Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов. Аның бу җирлектә яшәүче татарлар өчен башкарган эше бәяләп бетергесез. Тыныч кына, җайлап кына эшли белүе белән дә башкаларга үрнәк ул. Татар иҗтимагый үзәген оештыру, аннан аны автономия итеп үстерү, шул чорларда дини, милли бәйрәмнәр үткәрү, моннан егерме биш ел элек җыр-моңга гашыйк авылдашларын берләштереп, бүген инде халык исемен йөрткән «Мишәр» фольклор ансамблен оештыру, «Урмай моңы» Халыкара татар эстрада җыр фестивале, «АРТ-МӘДХИЯ» мөнәҗәтләр һәм тарихи җырлар бәйгесе уздыру, «Шыгырдан укулары»н башлап җибәрү, якташ язучылары Фәтхи Бурнаш премиясен булдыру, авылның Интернетта сайтын ачу, татар матбугатына республика татарлары тормышындагы вакыйга-яңалыкларны җиткереп бару, Россия күләмендә төрле фото, инша, рәсем күргәзмәләре оештыру… Болар барысы да – Фәрит Абдулла улының иҗтимагый эшләре! Ул – Комсомол районында урнашкан сәнгать мәктәбе директоры. Фәрит Гыйбатдинов – башка милләт балаларын татарның сәнгатен, җырын,