нигез салынган. Бирегә татарлар Татарстанның Бөгелмә, Чирмешән якларыннан күчеп килгәннәр. Килеп урнашуларына ике ел узуга, ике катлы мәһабәт мәчет бинасын да төзеп куйганнар. Совет елларында башка җирләрдәгечә аның да манарасы киселгән, һәм ул мәктәп булып хезмәт иткән. Авыл халкы кимеп, балалар саны азайгач, мәктәпне япканнар. Балалар хәзер 3 чакрым ераклыктагы күрше Югары Казанка авылына йөреп укыйлар икән. Бүгенге көндә Казанка авылында 170 кеше яши. Ә җәен халык саны арта, диделәр, чөнки шәһәрдә яшәүчеләр әби-бабалары янына оныкларын кайтаралар.
Менә шул мәчет берничә ел буш торгач, авылда мәрхәмәтле егет табыла: бинаны төзекләндерү эшенә Илдус Гәрәев алына. Нигезен ныгыта, эчен һәм тышкы ягын бик яхшы хәлгә китерә, әлбәттә, аңа башка авылдашлары да ярдәм итә. Илдус үзе урман эше белән шөгыльләнә, Красноярскида яши. Казанка – әнисенең туган авылы. Мәчеттә мәдрәсәгә, шулай ук авыл музеена да урын табылган. Бүгенге көндә бу мәчеттә җиде кеше эшли. Илдус Гәрәев аларның барысына да хезмәт хакы түләп тора. Менә шундый игелекле якташларына авыл халкы чын күңелдән рәхмәт укый.
Ислам дине нигезләрен, татар, гарәп телләренә авылдашларын Галия апа Әхмәтшина өйрәтә икән. «Без шәһәрдә яшәдек. Шунда мин мәдрәсәгә йөреп гарәп телен, дин тарихын өйрәндем. Лаеклы ялга чыккач, туган авылга кайттык. Менә ике ел мәдрәсәдә укытучы булып эшлим», – дип сөйләде Галия апа. Ул безне үзе пешергән тәмле пәрәмәчләр белән дә сыйлады әле.
Казанка авылының матур, бай табигатенә сокланып, матур итеп яши белгәннәренә, туган телне, динне, гореф-гадәтләребезне саклаганнарына рәхмәт әйтеп, юлыбызны дәвам иттек. Инде алдан әйткәнемчә, безне Солоуха авылында көтәләр иде. Шулай да эрбет урманына кереп, андагы саф һаваны сулап чыкмыйча булдыра алмадык. Биек, мәһабәт, төз булып үскән бу эрбет агачлары ерактан караганда ылыслары белән кулны чәнечтерер кебек тоелса да, аларның бик йомшак булуларын күреп шаккаттым.
Ниһаять, 300 чакрым юлны узып, Солоуха авылына килеп җиттек. Монда бәйрәмгә әзерлек эшләре гөрли. Безне «Рассвет» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Вәзир Әминаев һәм авыл башлыгы Рафаил Гинатулловлар кадерле кунакларыдай каршы алдылар. Мин шунда ук аларның нәкъ безнеңчә, татарча матур итеп сөйләшүләренә игътибар иттем. Күңелгә шундый рәхәт булып китте. Туган телебезне бозмыйча, матур итеп саклаганнарына рәхмәт!
Безне сиксән җиде яшьлек Гөлфизә апа Ганиевага фатирга урнаштырдылар. Без аны авылның ак әбие дип атадык. Өендәге чисталык, пөхтәлектән теләсә кем үрнәк алырлык. Авыл халкы аны хөрмәтләп, яратып Гөлфизәттәй дип йөртә. Тормышның авырлыгын күп күргән ул. Кулак дип, әтисен сөргәннәр, ачлык-ялангачлыкны шактый татыган. Рәшит атлы егеткә тормышка чыгып, сигез бала тәрбияләп үстергән. Кызганыч, аларның инде икесе гүр иясе булган. Үзеннән алда гүргә баласы кергән ананың хәсрәтеннән дә зуррак хәсрәт юк… Бүгенге көндә Гөлфизәттәй берүзе яши. Аның егерме дүрт оныгы, унтугыз оныкчыгы бар. Һәрберсе килеп, кайтып хәлен белеп торалар. Ул бакчасында бәрәңге, суган, кыяр үстерә, урманга җиләккә йөри. Узган ел