Гульназ Шайхи

Сыналганнар – сынатмый


Скачать книгу

бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Имтиханны кабул итүчеләргә һәм тапшыручыларга сезнең теләкләр нинди булыр?

      – Укучылар да, укытучылар да ел дәвамында үзләре куйган хезмәтнең нәтиҗәсен күрергә тиешләр. Аларга мин сабырлык, түземлек, алган белемнәрен сыйфатлы итеп тапшыруларын телим. Укытучылар үзләре белем биргән шәкертләренә психологик яктан ярдәм итеп, олы тормыш юлына аяк баскан чорда изге теләкләрен җиткерсеннәр иде. Укытучының үз укучысына әйткән сүзләре гомер буе истә саклана, шуны онытмасыннар.

«Халкым минем», 2011, май

      КОМСОМОЛЬСК-АМУР

      Без, самолётка утырып, иң элек Мәскәүгә, аннан тугыз сәгать Комсомольск-Амурга очтык. Без, ягъни Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендәге төркем.

      Амур елгасы яры буенда урнашкан бу шәһәрнең тарихы бик озын түгел. 1930 елда КПСС Үзәк Комитетының һәм РСФСР хөкүмәтенең Ерак Көнчыгышта көнкүреш һәм мәдәниятне үстерү турында карары чыга. Ә 1931 елда әлеге җирлектә суднолар төзү заводы оештыру турындагы карарга кул куела, һәм 1932 елда «Коминтерн» һәм «Колумб» пароходларына төялгән 1000 гә якын кеше Амур елгасы ярларына килеп туктый. Болар – шәһәрнең беренче төзүчеләре. Алар, барак, шалашларда торып, Комсомольск-Амур шәһәренә нигез салалар.

      Беренче төзүчеләр арасында безнең татарлар да була. Милләттәшләребез күпләп, гаиләләре, туган-тумачалары белән бергәләп килеп төпләнәләр бу якларга. Алар авиация, металлургия заводларында эшлиләр. Татарстан җире ул чорларда Ерак Көнчыгыш өчен кадерле, кирәкле кадрлар – эш осталарын әзерләү урыны да була. Казан дәүләт төзелеш институты, Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт педагогика институты, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институты бу якларга бик күп белгечләр әзерләп озата. Татар һәрвакыт эш сөючәнлеге белән таныла. Татарстаннан Комсомольск-Амурга киткән белгечләрнең бик күбесе дан-шөһрәт казанган. Шулар арасында, мәсәлән, Советлар Союзы Герое, Ленин ордены кавалеры очучы-сынаучы Шамил Әбдрәшитов, судно төзүчеләр заводында җыючы булып эшләгән Октябрь революциясе һәм Кызыл Байрак орденнары кавалеры Николай Нуретдинов, Ленин, Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак орденнары кавалеры, авиация заводында баш инженер булып эшләгән Сәйфи Фатыйхович һ. б.

      Бүгенге көндә Комсомольск-Амур шәһәре Хабаровск краенда динамик үсештәге үзәк булып тора. Биредә супер заманча очкычлар, ышанычлы корабльләр төзелә, нефть эшкәртелә. Югары квалификацияле белгечләр арасында безнең милләттәшләребез дә булуы куандыра. Профессор, физика-математика фәннәре кандидаты Игорь Гайнуллин, Гагарин исемендәге авиация заводының бүлек директоры Зөфәр Шәймәрданов, «Альмир» комплексы җитәкчесе Харис Шаһиморатов, тагын бик күпләрне атап булыр иде.

      Татарның саны әллә ни күп түгел шәһәрдә. Шулай да алар күз уңында. «Татарларны без ишетеп түгел, күреп, танып беләбез. Алар – искиткеч уңган, тырыш, дус, башкаларны хөрмәтли белә торган халык. Башкалар өчен үрнәк», – диде шәһәр башлыгының