Скачать книгу

камил белү, уй-хисләреңне, фикерләреңне үз телеңдә җиткерә алу балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш. Моны безнең Президентыбыз да ассызыклап әйтте. Без эшне шушы юнәлештә алып барабыз. Татар балалар бакчаларыннан башланган эш мәктәпләрдә, аннан югары уку йортларында дәвам ителергә тиеш. Тик күңелләрендә булмаса, балалар бакчасы һәм мәктәптә, төрле указ һәм приказлар белән генә берәүгә дә телне өйрәтеп булмый. Туган телне ярату иң элек гаиләдә туарга тиеш. Без хәзер, балаларда татар теленә мәхәббәт уяту максатыннан, ата-аналар белән ныклап эшлибез. Алар белән аңлы эш алып бармасаң, үз милләтеңә карата горурлык һәм хөрмәт хисен уятмасаң, ата-аналар үз балаларында моны тәрбияли алмый. Икенче яктан, киресенчә: «Без үз вакытында татар телен мәктәптә укымаган», – дип әйтүче ата-аналар да бар. Бу – сәбәп табу гына инде. Мәктәптә укымаса, өйдә аралашсыннар иде, шуның өчен ана теле бит ул. Андый гаиләләр белән эшне без балалар аша алып барабыз.

      – Безнең кулланылышка «оптимизация» дигән сүз килеп керде. Мәктәпләрне берләштерәбез дип, татар мәктәпләрен бетереп, анда ана телендә белем алган укучыларны рус мәктәпләренә кушу да күпләрне борчый.

      – Бу сүзне һәркем үзенчә аңлый. Оптимизация исә – бүлеп бирелгән финанс чыгымнарын без ничек итеп дөрес кулланырга тиеш дигән сүз бит ул. Президентыбыз да, шәһәр җитәкчебез дә «оптимизация – балалар бакчаларын яисә мәктәпләрне, татар классларын ябу түгел» дип кат-кат басым ясадылар. Дөрес, әгәр бер сыйныфта 10 укучы, икенчесендә 8 генә булганда һәм алар икесе дә параллель рәвештә бер үк программа буенча укыганда, бер сыйныфны икенчесенә кушарга мөмкин. Әгәр укыту программалары бер-берсеннән аерыла икән, сыйныфларны берләштерү безнең яктан дөрес булмый.

      2010–2012 елларга һәр балалар бакчасының, һәр мәктәпнең алга таба ничек яшәячәге, анда күпме финанс чыгымнары тотылачагы һәм ул чыгымнар ничек дөрес кулланылырга тиешлеге турында программабыз төзелгән. Һәр мәгариф оешмасы шуңа нигезләнеп эш итә. Әгәр бер мәктәптә 1700 бала белем ала, ә аның күршесендәге мәктәптә 300 укучы гына укый икән, урынлы рәвештә «Нишләп берсендә белем алырга теләүчеләрнең саны күп, ә икенчесендә аз?» дигән сорау туа. Андый мәктәпләр дә юк түгел. Без алар белән аерым эш алып барабыз.

      – Балалар бакчасында, мәктәпләрдә татар телен укыту бүген нинди югарылыкта?

      – Шәһәребездә татар статусына ия булган 76 балалар бакчасы исәпләнә. Әгәр дә аларның һәрберсендә бөтен нәниләр дә татар телен белә, чын татар мохите яши, татарча тәрбия бирәләр дип әйтсәм, бу үз-үзебезне алдау булыр иде. Моннан безгә файда юк. Балалар бакчасындагы төркемгә телне белмәгән бер генә бала килеп керә икән, калган 19 бала, шул сабый аңласын дип, рус теленә күчә. Шуңа без, татар һәм рус төркемнәре аерым булсыннар, дибез. Эшлисе эшләр күп әле. Ләкин иң беренче чиратта үзебездә, олыларда, татар теленең кирәклеге турындагы фикер нык булырга тиеш. Татар булганыбызга горурланып яшәсәк, ул вакытта безнең балалар да, оныклар да шул хисне сеңдерер.

      Казан шәһәрендә 40 татар мәктәбе эшли. Аларның төрлесе бар.