Гульназ Шайхи

Сыналганнар – сынатмый


Скачать книгу

инде җиде ел хәләл ит ризыклары белән тәэмин итүче Абдулбарый Халиковның колбаса цехында булдык. Биредә унике төрдәге ит ризыгы әзерләнә икән. Тәүлегенә 500–700 килограмм колбаса җитештерәләр. Цехта 5 кеше эшли. Абдулбарый әфәнде белән улы Рәис язга эшләрен киңәйтергә, яңа бина төзи башларга планлаштыралар.

      Озын көн кичкә авышты. Аралашулар, яңа тәэсирләр бераз арытса да, күңелдә рәхәтлек. Мондый нык татар авыллары булганда, халкымның киләчәге өметле булачагына шик юк!

«Халкым минем», 2011, март

      БӘХЕТ УЛ – ТУГАН НИГЕЗЕҢДӘ ЯШӘҮ

      Телдән-телгә күчкән риваятьләр буенча, Денис авылының тарихы ерак дәверләргә барып тоташа. Авылга нигез салган кешеләр Чирмешән ягыннан күчкән болгарлар булган, дигән легенда да яши. Икенче легенда болайрак: 1742–1747 елларда рус дәүләте хәрби ныгытмалар төзегән. Шулвакыт бу якларга да 7000 солдат килеп урнашкан. «Динмөхәммәт бабай шулар белән бергә килгән булырга тиеш. Егерме биш ел патшага тугры хезмәт иткәне өчен, аңа 6000 гектар җир бүлеп бирелә, шунда ул авылыбызның беренче йортына нигез сала. Бабайлар, ул тегермәнче булган, дип сөйлиләр иде. Динмөхәммәт бабайның атлары, сыерлары гына түгел, хәтта чылбырга бәйләгән аюы да булган. Савыт-сабалары да алтын-көмештән булган, диләр. Ул ике тегермән тоткан. Тирә-күрше чуваш, мукшы авылларыннан да килеп, аның тегермәнендә ярма ярганнар. Башка милләт кешеләре өчен Динмөхәммәт исемен әйтү җиңел булмагандыр, мөгаен, шуңа күрә аңа Денис дип кенә дәшкәннәр. Шулай итеп, ул архив документларына да «Денис Николаев» булып кереп китә. Туган авылыбызның русча аталып йөртүе күңелне гел тырнап тора, җанга ятып бетми инде», – ди Равил абый. Шунысы да билгеле: ХХ гасыр башында Денис авылында 1200 йорт булган, 6 мәчет эшләгән. Ихсан хәзрәт мәдрәсә дә тоткан. Патша армиясендә хезмәт иткәндә, офицер дәрәҗәсенә күтәрелгән Зиннур Камалетдинов дигән бер авылдашлары туган авылында балаларга рус теле һәм математика укыткан.

      1930 елны авылда «Марс» исемле беренче күмәк хуҗалык төзелә. «Авылыбыз халкы уңган, тырыш безнең. Сугышка кадәр үк, әле район үзәгенең үзендә дә булмаган чакта ук, Дениста электр станциясе төзиләр, авыл өйләрендә «Ильич утлары» балкый. 30 нчы еллардагы шәхес культы гына авыл халкына зур фаҗигаләр китерә», – ди авыл тарихчысы.

      Денис авылы турында күп еллар дәвамында җыелган мәгълүматлар мәктәп музеенда саклана. Биредә һәр экспонатны күз карасыдай кадерлиләр. Башкача ярамый да, бу кыйммәтле хәзинәне түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткезәсе бар бит – үткәнен белмәгәннең киләчәге булмаячак.

      Денис урта мәктәбендә бүгенге көндә 87 бала укый, аларга 17 укытучы белем серләрен төшендерә. Ана теле дәресләре атнага ике тапкыр керә. Бу бик аз, әлбәттә. Белем бирү, ни кызганыч, рус телендә булса да, шунысы сөендерә: тәрбия эшләре, читтәге татар авылларындагы кебек үк, Дениста да татар телендә алып барыла. Укучылар да бер-берсе белән туган телдә генә аралашалар.

      Мәктәп үзенең элеккеге укучылары белән хаклы рәвештә горурлана.