түгел, Россия күләмендә дә алдынгылар рәтендә. Менә быел да Әдилә Фатих кызы Янгличеваның укучысы Ләйлә Янгличева ана теленнән республика күләмендә беренче урынны алган, хәзер Россия күләмендә узачак олимпиадага әзерләнә. Татар теле һәм әдәбияты укытуга зур игътибар бирелә мәктәптә. 1–5 нче сыйныфлар атнасына – биш, 6–9 нчы сыйныфлар – дүрт, 10–11 нче сыйныфлар өч сәгать туган тел серләренә төшенәләр икән. «Укучыларыбыз халкыбызның мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнсеннәр, телне белсеннәр, дип тырышабыз. Казан белән элемтәдә торабыз. Һәрдаим аннан педагоглар, галимнәр чакырып, семинарлар үткәрәбез», – ди мәктәп директоры. Саранск дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә бүгенге көндә аларның 4 укучысе белем ала. Димәк, остазларының эшен дәвам итәчәк шәкертләре дә бар. «Бөтенроссия рус теле һәм әдәбияты укытучылары» бәйгесендә катнашып, мәктәпнең завучы Раилә Ипкаева икенче урынны алган. Монысы да мәктәп тарихында беренче тапкыр.
Спортка да зур игътибар бирә башлаганнар. Хоккей, мини-футбол, грек-рим көрәше буенча уңышлары мактанырлык. Мини-футбол буенча районда беренче урынга чыкканнар. Унике яшьлек Абделваһап Асаенов грек-рим көрәше буенча Россия буенча беренче урынны алган. Яшьләрнең буш вакыты кышын – хоккей, җәен футбол мәйданчыкларында үтә. Авыл уртасына зур шугалак ясап куйганнар. Хоккей буенча «Белозерье» командасы – республикада берничә ел рәттән лидер, диделәр. Горурланып, мактанып сөйлиләр алар җиңүләре хакында. Мәчетләр арасында да һәр елны спорт бәйгеләре оештырмыйча калмыйлар икән. Халкыбызның «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән гыйбарәсенә таянып яши авыл халкы.
Белозерьеда халык саны елдан-ел артып тора, дип әйткән идем инде. Бүгенге көндә мәктәптә 360 бала белем ала, мәктәп яшенә кадәрге балалар саны да шул чама. Кызганыч, әлегә авылда балалар бакчасы юк, ләкин якын киләчәктә төзелер дип өметләнәләр.
Читтән караганда, Белозерье үзе бер дәүләт кебек. Монда эшсезлектән аптыраган кешене ялгыш та очратмассың. Халыкның төп шөгыле – кече бизнес, кем нәрсәне булдыра. Күпчелек фермерлык юлына баскан, авылда 170 фермер хуҗалыгы исәпләнә: бәрәңге, суган, кишер, шикәр чөгендере үстереп саталар, көнбагыш үлчәп төрәләр. Үзләренең автосервислары, машина юдыргыч салоннары, ягулык салу станцияләре эшләп тора. Көнбагыш мае ясау, трикотаж цехлары бар. Хәтта бәдрәф кәгазен дә үзләре җитештерәләр. Авылдагы ун шәхси кибетнең берсендә дә аракы да, тәмәке дә сатылмый. Исерекләр турында ишетсәләр дә, бу авыл балалары аның ниндилеген күреп белмиләр. Урамда башына яулык япмаган хатын-кызны очратмыйсың. Белозерьеда гаилә тоткалары – ир-атлар. Ә хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы. Ул өйдә генә тора, ирен, балаларын карый. Бу – аның төп вазифасы.
Белозерье дигән исем көнбагыш яратучыларга күптән таныш, дип, һич икеләнмичә әйтергә мөмкин. Авыл халкының төп табышы бик күп еллар көнбагыш саналган. Азюрканың көнбагыш сатучы апаларын элегрәк Казанның колхоз базарында да еш күрергә булган. Заманалар үзгәрү белән,