көнкүреше, яшәеше белән танышкач, «Татарстаныбызда без, Аллага шөкер, җәннәттә яшәгән кебек яшибез икән» дип уйлап куйдым. Ягулык итеп куллана торган табигый газның туган җире Себер булса да, биредәге халык бүген дә утын яга. Авылга газ әле дә килеп җитмәгән! Бер генә калай түбәле йорт та күрмәдем мин Кушкүлдә. Мәчетләре юк, ә мәктәпләре бар. Ләкин анда татарча укытмыйлар. Яшьләр калага китү ягын карый, чөнки биредә эш юк. Шулай да зарланып утырмый авыл халкы. 2008 елда клубка капиталь ремонт ясаганнар. Үзешчән сәнгать түгәрәге эшен җанландырып җибәргәннәр. «Умырзая» халык фольклор ансамбленә йөрүче апалар өчен монысы зур куаныч булган. Инде зурдан кубып сөйләрлек уңышлары да бар икән. «Розалиябез менә, «Иртеш моңнары» XI халыкара сәнгать фестивалендә катнашып, лауреат дипломына лаек булды», – ди клуб мөдирләре Разия Хәмидуллина, горурланып. «Миләшләр» вокал дуэты да, төрле бәйгеләрдә катнашып, танылырга өлгергән.
2010 елдан Кушкүлдә кече эшмәкәрлекне үстерүгә игътибар бирә башлаганнар. Ильяс Ибраһимов умартачылык белән шөгыльләнә. Зиннур Вахитов агач яру цехы ачып җибәргән. «Мин авылымны бик яратам. Читкә китмичә, үз туган нигеземдә генә гомер итәсем килә», – ди Зиннур. Хатыны Римма белән йорт салып чыкканнар. Кызлары Дәринә, уллары Тимурны үстерәләр. Бу нәселнең дәвамы ныклы.
Юлда йөргәндә һәрвакыт тирә-юньне күзәтергә яратам. Бу якларның да табигате бик матур. Күлләрнең күплеге күзгә ташлана. Басу буйлап барганда, каршыга очраган аккош көтүләре (!) шаккатырды. Биредә алар бик кадерле. Чан районының гербында да аккошлар сурәте. Алар – биредә яшәүче кешеләр күңеленең чисталыгын, район җирлеге табигатенең гүзәллеген чагылдыра торган символ, диделәр. Безгә дә шул матурлыкны якыннан күрергә насыйп булды.
Ходай биргән хозурлыкка сокланып бара торгач, Тармакүл авылына килеп җиткәнебезне сизми дә калдым. Әлеге авылда Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан туып үскәнен мин инде белә идем.
Тармакүлнең килеп чыгышы турында төрле легендалар йөри. Шуларның берсе турында безгә тарих укытучысы Әфәнде әфәнде Халиков сөйләде. Аптырама, хөрмәтле укучым, язуда бернинди дә ялгышлык юк – укытучының исеме нәкъ шулай. Ә ул сөйләгән хикәят болайрак: Яркүл, Тармакүл күлләре, Эльма, Таук сазлыклары тирәсенә кешеләр килеп урнаша. Алар тәңречеләр була, «әнтәнәй» дигән потка табыналар. Юрталарда яшиләр. Ир-атлар аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнәләр, ә хатын-кызлар йорт эшләрен карый. Ислам динен таратучы Ибраһим Карюков атлы кеше бу җирләргә Сембер губернасыннан килеп төпләнә. Авыл оеша башлый. Агачтан йортлар салалар, коелар казыйлар. Башта авылны Онар аул дип атыйлар. «Онар» бараба татарлары телендә «таң ату» дигәнне аңлата икән. Тора-бара, төгәлрәге, 1893 елда авылның исемен Тармакүлгә алыштыралар. Бу вакытта анда инде 500 ләп кеше яши торган була.
Ул вакыттан бирле шактый сулар аккан. Кайчандыр авылда мәчет тә, мәдрәсә дә булган. Бүген инде аларның берсе дә юк. Бу авылга да газ кермәгән, урамнарында юллар да шулай ук бик начар. Халык саны 600 гә якын. Күбесе өлкән