Гульназ Шайхи

Сыналганнар – сынатмый


Скачать книгу

ноктасы булып санала. Бабайлар, авыл кору өчен, табигатьнең иң матур почмагын сайлый белгәннәр. Таулар исә салкын төньяк җилләреннән дә саклаган. Гөмбә, җиләккә бай урман, суның якында булуы да халыкның яшәеше өчен уңайлы шарт тудырган. Ул заманда елганың тирәнлеге 2 метрга кадәр җиткән. Яр буйларын камышлар әйләндереп алган җирләр сазлыклы, черки күп була. «Авылга исемне дә «черки» сүзеннән чыгып биргәннәр», – дип аңлатты Усман хәзрәт. Авылга нигез салган аксакалларның зираты билгеле. Ул хәзер кыр уртасында. Гомер-гомергә зират урынына кагылмаганнар. Төнлә кыр эшләрен башкарганда, тракторчылар, башларына чалма кигән изге җирне саклаучы руханиларны күреп, куркып тракторларын калдырып киткән очраклар да булган икән. Бүген авыл халкы аны койма белән әйләндереп алган, изге урын итеп күз карасыдай саклый.

      Тора-бара авыл үсә. Халкы арта, заманадан артта калмаска тырыша. Россиядә барган төзелешләр бу авылга да кагыла. Мәскәү – Самара тимер юлының бер тармагы Зур Чирекле авылы кырыеннан узарлык итеп төзелә. Бу, әлбәттә, авылның үсешенә зур йогынты ясый. Күп халыкка эш тә чыга.

Дин…

      Авыл гомер-гомергә ислам дине кануннарын хөрмәтләп яшәгән. Патша Указы белән 1800 елда Зур Чирекленең беренче мөфтие итеп Юсуп Юсупов билгеләнә. Беренче мәчет төзелә, мәдрәсә ачыла. Мәдрәсәдә, дин гыйлеме белән бергә, татар, гарәп, рус телләрен дә укытканнар. Тора-бара беренче мөфтинең эшен оныгы Гани Юсупов дәвам иткән, ул авылдагы икенче мәчетне корган. Соңыннан өченче мәчет төзелә. Әлбәттә, революциядән соң дин өлкәсендәге кискен борылышлар бу авылны да читләтеп үтми, өч мәчет тә җимерелә. «Ләкин, мәчетләрне җимереп кенә, халкыбызны диннән аера алмадылар. Ул безнең йөрәгебездә», – ди авыл халкы. Ходай рәхмәте белән, үзгәртеп кору чорында авылның өч мәчете дә кабат торгызыла. Аларның берсен – Камил хәзрәт мәчете, икенчесен Усман хәзрәт мәчете дип атап йөртәләр. Өченчесе – Али мәчете. «Бу мәчетебезне 2000 елда Алиебыз төзетте, рәхмәт яугыры», – ди авыл картлары. «Ниятем бар, мәчет салдырырмын дигән идем, ярдәм итмәссеңме икән?» – дип, миңа мөрәҗәгать иткәч, бик теләп алындым төзелеш эшенә. Ул мине хаҗга да алып барды, рәхмәт Али дустыбызга», – ди унҗиде ел мәчетләр рәисе булып эшләгән хезмәт ветераны Рафил абый Шәфиев.

      Али Муса улы Сөләйманов – шушы авыл егете, Асия апа белән Муса абыйның уллары. Хәзерге вакытта Самарада яши. Самарадагы 2 нче икмәк заводының генераль директоры. «Кечкенәдән дини йолаларны күреп, үтәп үсте балаларым. Шуңа күрә алар динне хөрмәтлиләр, безне, әти-әнине, кадерлиләр, Аллаһка шөкер», – ди Асия ханым. Мәчетне ул зур итеп, 1000 кеше сыярлык итеп төзеткән. Мәдрәсәсе дә бар. Өлкәннәр дә, яшьләр, балалар да биредә ислам дине нигезләрен өйрәнәләр. Барлык хуҗалык эшләренә киткән чыгымнарны да Али Муса улы үз өстенә алган.

Халык тормышы…

      1000 нән артык хуҗалыгы, 3500 кешесе булган Зур Чирекледә һәркем заманадан артта калмаска, үз эшен булдырырга тырыша. «Райондагы эшкуарлык эшенең күбесе безнең татар егетләре кулында дигән», – иде Умәр Сәит улы, безне авыл белән таныштырып