тарафыннан намаз укучылар өчен ябылган була. Егерме җиде ел мәчет бинасы колхозның бәрәңге склады, ат абзары, ашлык амбары булып та хезмәт итә. Ахун бабай мәчете үз вазифасын башкармаса да, халыкка ул бик кадерле һәм изге җир була.
Беренче көнне авыл халкы манараны кисүчеләргә каршы чыга. Икенче көнне, милиция белән килгән килмешәкләр мәчет манарасын кискәндә, ир-атлар эчтән сыкраса, хатын-кыз, бала-чага кычкырып елый. Бинаны нигезенә кадәр сүтеп ташлыйлар. Кайбер бүрәнәләрен яңа келәт төзелешенә алалар, калганын дуңгыз фермасының азык цехы миченә ягалар. Ә манараның ае юкка чыга. Батыр йөрәкле берәү айны яшерә. Күпмедер вакыттан соң зиратта биек агач бастырып, айны шуңа беркетәләр. Күп еллар узгач, ул тагын юкка чыга. Узган ел кемдер шул айны 1994 елда төзелгән мәчет янына китереп куя, бүгенге көндә ул шушы мәчеттә саклана. Еллар үткәч, Ахун бабай мәчетенең нигез урынын оныгы Әфрар авылдашларының ярдәме белән рәшәткә белән тотып ала, куаклар утырта. Татар Cогыты халкы Ахун бабайның игелекле хезмәтләрен онытмый. Алар җыелышып киңәшләшәләр дә шушы ук урынга яңа мәчет төзергә дигән карарга киләләр. Тиздән төзү эшләре башланачак икән, инде кирәкле кәгазьләре әзер. Ә бу эшне башлап йөрүче кешеләрнең берсе – Муром мулласы Дамир хәзрәт Тимербулатов. Аның әнисе шушы авыл кызы булган. Ходай кушса, тиздән Татар Согытында тагын бер иман йорты калкып чыгар. Бу инде өченче мәчет булачак. Төзеләчәк мәчетнең имамы Мансур Салихов моның шулай булачагына чын күңелдән ышана.
Беренчесе, инде әйтеп үткәнемчә, 1994 елда төзелә. Әлеге мәчетнең төзелеше башында Миннәтулла Зиннәтулла улы була. Төзелеш өчен җирне үзенең бәрәңге бакчасыннан Тимерша абый Мөхәммәтҗанов бүлеп бирә. Бу мәчетнең имамы – Уфада белем алып кайткан Рәфикъ хәзрәт Сапяров. Мәчет каршында мәдрәсә эшли.
Авылның икенче мәчете 2008 елда шушы авыл кияве, иганәче Хәсиатулла Әхмәтовның булышлыгы, авыл халкының тырышлыгы белән ярты ел эчендә аякка баса. Биредә имам, мөхтәсиб – Галиәскар хәзрәт Козлов. Ул заманында оста көрәшче була. Ирекле көрәш буенча 52 кг авырлыкта Союзда өченче урынны яулаган вакыты да булган. Соңыннан утыз елга якын авылда тренер булып эшли, яшьләргә милли һәм ирекле көрәш серләрен төшендерә. 7 спорт остасы әзерли ул заманында. Соңыннан дин юлына кереп китә. Казанда мәдрәсә тәмамлый. «Авылыбызда иман бар, Аллага шөкер. Елына авылда 350 дән артык корбан гына чалына», – ди Галиәскар хәзрәт. Менә икенче ел инде мәчет каршында да җәйге лагерь оештырып җибәргәннәр. 50 гә якын бала һәр көнне, мәчеткә җыелып, дини тәрбия нигезләренә төшенәләр.
Утырттым мин куакларны,
Сатылмаслар алар акчага.
Еллар үтәр, шаулап үсәр,
Кошлар сайрар, диеп, бакчамда.
Менә шундый шигъри юллар белән каршы ала торган искиткеч бер матур бакча бар Татар Согыты авылында. Аны авылдашлары Сираҗетдин паркы дип йөртәләр. Бу бакчага Сираҗетдин Садретдин улы Хөснетдинов 1995 елда нигез сала. Ташландык булып яткан сазлык җирне ул авыл Советыннан кереп сорап