Гульназ Шайхи

Сыналганнар – сынатмый


Скачать книгу

– «Симбирка» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Умәр Сәит улы Айбулатов булды. «Биредә мин туганмын, үскәнмен, яшим. Гаилә кордым, балаларым биредә үсә. Туганнарым, дусларым, әтием – сугыш һәм хезмәт ветераны – Зур Чирекледә. Халкы тырыш, булдыклы авылымның. Ничек инде шул авылны ташлап читкә китеп була ди?! Мин туган авылымны бик яратам», – ди район Советы депутаты, бюджет комиссиясе җитәкчесе, эшмәкәр Умәр Сәит улы. Авылның җирләре дә, колхоз бетте дип, буш ятмый. Эшлекле егетләр кулында җирләр. Шуларның берсе – Умәр Айбулатов. Аның колхозы да, сәүдә үзәге дә, ягулык станцияләре дә бар. Барлык булганы белән ул үз авылын саклап калырга, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша. «Бездә булдыклы егетләр күп. Бергәләп Сабантуйлар уздырабыз, Корбан, Ураза гаетләрен зурлап билгеләп үтәбез. Мәктәпкә, балалар бакчасына ярдәм итәргә тырышабыз. Рәхмәт барыбызга да», – ди. Ул өч баласы өчен – үрнәк ата, хатыны Равилә өчен – терәк. «Николаевка районының иң яхшы кешесе» исемен алган ир-егет тә ул. «Халкыбыз гомер-гомергә дәрәҗәле булган. Кая татар – шунда уңыш, шунда зур эшләр башкарыла. Киләчәктә дә шулай булсын», – ди Умәр Айбулатов. Мондый матур теләкләр белән һич кенә дә килешмәү мөмкин түгел.

      Мин, Зур Чирекле авылы халкы белән танышкач, кабат халкымның иманлы, мәрхәмәтле һәм гаять тырыш икәнлегенә инанып кайттым.

«Татарстан яшьләре», 2010, октябрь

      АЙБАГАРЛАР ИЛЕНДӘ

      Казан карлы-буранлы иртәсе белән озатып калган иде, ә Белозерье авылы безне якты кояш нурлары астында каршылады. Тау башыннан ук балкып күренгән, җемелдәгән карларның аклыгына төренеп, күккә ашкан горур мәчет манараларының күплеге Белозерье авылында яшәүчеләрнең динле-иманлы икәнлеге турында сөйли. Тагын күзгә иң нык ташланганы – биредәге йортларның гаҗәеп матур, ныклыгы, зәвык белән төзелгәнлеге. Ике-өч катлы бу өйләр хан сарайлары кебек күркәм, һәрберсенә күз салган саен, йорт хуҗасының уңган, тырыш икәнлегенә шик калдырмый.

      Белозерье – күп гасырлык тарихы булган татар авылы. Ул Россиядәге иң зур авылларның берсе. Ак күл буена милләттәшләребез XVII гасыр урталарында килеп урнашалар. «Әби-бабайлар авылның исемен шуннан чыгып сайлаган», – диләр авыл аксакаллары. Бүген алар авылларын, үзләренчә яратып, «Азюрка» дип йөртәләр. «Ак күл» дип, үзебезчә генә атаган булсалар, күңелгә тагын да ятышлы булыр иде кебек…

      Тарихи мәгълүматларга караганда, 1775 елда Белозерьеда 127 гаилә яшәгән. 1913 елда авылда 3 мәчет һәм 6 кибет булган. Октябрь революциясеннән соң манаралар киселеп, мәчетләр җимерелсә дә, дин әһелләре тырышлыгы белән авыл халкы Коръән сүрәләре йогынтысыннан читләшмәгән, дини гореф-гадәтләрне саклап калган. Үзгәртеп кору җилләре исеп, мәчетләрне яңадан төзергә мөмкинлек тугач, 80 нче елларда Белозерьеда беренче мәчет торгызыла. Әкренләп мәчетләр авылның һәр урамында төзелә. Бүген, авылның бәрәкәтен арттырып, 8 мәчеттән көненә биш тапкыр азан тавышы яңгырый. Халыкның 99 % ы намазда. Хаҗ кылып, иманнарын яңартып кайтучылар да шул чама. Белозерье татарлары бу дөньяда, бәхетле