«Туган нигезне саклау, аннан аерылмыйча гомер итү – бу дөньяда иң зур бәхет», – дип яза денислылар. Алар белән берсүзсез килешәсең.
Без балалар бакчасына, анда тәрбияләнүче нәниләр янына да сугылырга өлгердек. Кечкенә денислылар безгә «Илһам чишмәсе» оешмасына йөрүче авылдашлары иҗат иткән шигырьләрне матур итеп яттан сөйләделәр. Еллар узар, шушы нәниләр арасыннан да шигырь язучылар булыр. Һичшиксез, шулай булыр – алма агачыннан ерак төшми ул! Ә бәлки әле, зур бер шагыйрь дә үсеп чыгар һәм Денис авылының исемен бөтен татар дөньясына ишеттерер! Ни генә булса да, бу сабыйлар киләчәктә туган авылларын күтәрүче, аны яшәтүче, данлаучы кешеләр булып җитлегерләр. Күңел шуңа ышана, өметләнә.
Сәфәребез җомга көнгә туры килгән иде. Денис авылында халыкка 2 мәчет хезмәт күрсәтә. Авылның яше-карты җомга намазына җыелды. Күңелләрне рухландырып, сафландырып, төзек, матур йортлар өстендә азан тавышы яңгырады…
Бу авылда дин кануннарын да үтиләр, мәдәниятне дә читкә тибәрмиләр. Мондагы халык фикеренчә, алар аерылгысыз, икесе дә адәм баласының җанын, рухын тәрбияли, дәвалый.
Юлыбыз – гөрләп эшләүче Мәдәният йортына. Денистагы «Чулпан» фольклор ансамбле һәм яшьләрнең «Мизгел» бию төркеме безгә күптән таныш. Икесе дә «халык ансамбле» исемен йөртәләр. Алар, авыл, район күләмендә генә түгел, башка төбәкләрдә чыгыш ясап та, тамашачыларны күп тапкырлар сөендерделәр инде. Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылында узган фестивальдә без моның хаклыгын үз күзләребез белән күреп инандык. Денислылар, «Халкым минем» төбәкара иҗат фестивалендә катнашып, мәртәбәле урыннарны яуладылар.
Оста, һөнәрле кешеләр яши Денис авылында. Шундый бер кызыклы шәхес – кул эшләре белән шөгыльләнүче, тегүче Җәүдәт Фәтхетдинов белән якыннан таныштык. Ул иске ясалма мех туннарны сүтеп, бияләй, унты, башмак, итекләр тегә икән. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» ди халык. Бу Җәүдәт абыйга бик тә туры килә: булдыклы ир-егет, алдынгы тракторчы, балта остасы…
Дениста безне көн дәвамында Фәридә һәм Рәис Минхәировлар озатып йөрде. Матур парлар. Фәридә Казан дәүләт университетының тарих бүлеген, Рәис Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. «Мин Фәридәгә дүртенче класста укыганда ук күз салган идем инде», – дип искә алып елмая Рәис. Ике яшь йөрәк 1987 елда кавыша. Унбер ат җигеп килен төшерә Минхәировлар! Ул вакыттан бирле шактый гомер узган. Мәхәббәт җимешләре – ике кызлары үсеп буй җиткән. Олысы Раушания Самарада берьюлы ике институтта белем ала, Нурияләре тугызынчы сыйныфта укый икән. Аларда ашаган бәлешнең тәме дә, исеме дә тел очында гына тора – үзләре уйлап чыгарган бу бәлешне Минхәировлар «Халкым минем» дип атаганнар.
…Инде юл кайтыр тарафка таба барылды. Ә аерыласы килми! Бу авылның хөрмәтле кешеләреннән дә, безнең өчен тансык булган табигатеннән дә. Тирә-юньдә инде барыбер яз хакимлек итә. Әнә юл кырыйларында карлар эреп, бозлар хасил булган, кар тәмам челтәрләнгән. Күңел инде язга каршы үзе йөгерә, сыерчыклы, умырзаялы, кояшлы язга. Боларны уйлагач, сулыш алуларга кадәр үк рәхәт булып