Гульназ Шайхи

Сыналганнар – сынатмый


Скачать книгу

була. Егерме елга якын мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән ахир дуслар булалар. Мөҗәһит абыйны соңгы юлга да Тәлгать хәзрәт укып озата. «Миннән дә бәхетле әти юктыр, биш балам да намаз укый, Аллага шөкер», – дип әйтә иде әтиебез. Узган ел дүртебез дә хаҗга бардык. Олы абыебыз вафат булды. Аның өчен дә хаҗ кылдык. Әтиебез ике тапкыр хаҗи булган, – ди Расих. – Әти-әниебез бу дөньядан безне, биш баласын да хәләлне хәрәмнән аерырга өйрәтеп киттеләр».

      Расих үзенә тормыш иптәшен дә әллә каян эзләп йөрми. Үз авылы кызы – сыйныфташы Кәүсәрне сайлый һәм ялгышмый. Самара дәүләт икътисад институтын кызыл диплом белән тәмамлаган кыз унбиш яшеннән дин юлында. Биш вакыт намазын калдырмый. Кәүсәр – әнисе Гәүһәр апа кебек, оста пешекче, уңган хуҗабикә. Кызлары Гөлсинә дә икенче класстан бирле намаз укый, Коръән аятьләрен белә. Бүген Гөлсинә әнисе укыган югары уку йортында белем ала, гел «биш»легә генә укый. Кәүсәр ханым – өйдә дә, эштә дә иренең уң кулы. «Хәләл»нең икътисадчысы да, хисапчысы да, цех хуҗасы да.

      2003 елда Расих, Самара өлкәсе татарлары соравы буенча, туган авылында Россиядә беренче булып хәләл ит ризыклары әзерли торган цех ачырга алына. Иң элек кибет сатып алып, аны үзгәртеп, 12 кеше эшли торган цех төзи. Әлеге эшкә ул тәҗрибә туплаган белгеч буларак тотына. Моңа кадәр Расих өлкәнең Похвистнево районындагы колбаса әзерләү оешмасында гади эшчедән алып цех җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Югары белеме дә ярдәмгә килә. Расих Латыйпов – белгечлеге буенча терлекчелек чималын эшкәртү технологы. Әлбәттә, хәләл ит ризыклары әзерләү өлкәннәрнең киңәше, Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең хәер-фатихасы белән башланып китә. Шулай итеп, өч ай эчендә цех хәләл иттән алты төрле казылык җитештерә башлый. Цехка да «Хәләл» дип исем кушалар.

      Моннан өч ел элек бинага икенче кат төзеп, ярымфабрикатлар әзерли башлаганнар. Алар җитештергән пилмән, котлет, бифштекс, шашлыкларны өлкә халкы бик яратып, теләп сатып ала. Пилмәнне ничек әзерләгәннәрен карап тордым, бик кызык икән. Камыр – бер юлдан, ит икенче юлдан автоматка керә дә, ит камырга «төренеп» чыга. Аннан уңган кызлар аны пилмән рәвешенә кертеп бөклиләр. Фаршны сыер итеннән дә, ат итеннән дә әзерлиләр. Көненә 500–600 килограмм пилмән ясыйлар.

      Ә 2007 елда Расих Латыйпов өченче цехны – консервлар әзерләү цехын да ачкан. Бу эшне башлаганчы, иң элек үзе Мәскәүгә барып укып, өйрәнеп кайткан, аннан башкаладан килгән ике технолог эшчеләргә консерв эшләү серләрен төшендергән. Ничек итеп ат итеннән «тушёнка» әзерләгәнне дә үз күзләрем белән күрдем. Ул болайрак икән: ярты литрлы банкаларга 300 грамм әзер фарш һәм 150 грамм су салып, 1 сәгать тә 15 минутка мичкә тыгалар. Шуннан соң тимер капкач белән каплыйлар. Банкалар 11 көн сынау узалар. Бары шуннан соң гына аларны кулланучыга озаталар. Көненә 250–500 банка «тушёнка» әзерләнә. Бу цехта 6 кеше эшли. Ә, гомумән, бүгенге көндә Латыйпов 50 кешегә эш урыны булдырган. Биредәге эшчеләр хезмәт хакы алудан тыш көненә өч тапкыр бушка ашыйлар, айга 10 килограмм ит бирелә икән үзләренә. Эшчеләр өчен ял бүлмәсе дә, намаз