Гульназ Шайхи

Сыналганнар – сынатмый


Скачать книгу

шәһәрләрендә татар ансамбльләре иҗат итә. Удмуртия мөселманнарының Диния нәзарәте 30 га якын мәхәлләне берләштерә, 20 дән артык мәчет гөрләп эшли.

      Барлык милли оешмаларны берләштереп торучы Татар милли-мәдәни автономиясе эшли. Аның җитәкчесе – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Удмуртиянең атказанган журналисты Ирек Шәрипов.

      Безнең ата-бабаларыбыз да Удмуртия җирендә дус-тату яшәгәннәр, аларның дәвамчылары да бу матур традицияне саклап гомер итәләр.

* * *

      Удмуртиянең төньягындагы Балезино районында, урман эчендә, борынгы татар авылы – Кистем яши. Биредә минем берничә тапкыр булганым бар. Килгән саен, бу якларда яшәгән милләттәшләребезнең мәдәниятле, мәгърифәтле, динле булуына инанып кайтам.

      Тарихи чыганакларга караганда, авылның башлангычы Касыйм ханлыгына барып тоташа. Ә исеме турында төрле риваятьләр сакланган. Шуларның берсе болайрак. Биредә яшәүче татарларны чукындырырга миссионерлар килә. Авыл халкы аларны кыйнап җибәрә. Шуннан берәү, «кистем» мин аларны дип, удмурт авылына барып сөйләгән, ди. Менә шуннан бу татар авылына «Кистем» дип исем кушканнар, имеш.

      Бу төбәккә килгән бабаларыбыз, урманнарны чистартып, чәчүлек җирләре әзерләгәннәр, иген иккәннәр. Тик табигатьнең кырыс шартлары, җирнең кызыл балчыклы булуы игенчелеккә алга китәргә мөмкинлек бирмәгән. Халык һөнәрчелек, сәүдә белән шөгыльләнә башлаган. Тиз арада авылда зур базар төзелгән. Монда Түбән Новгород, Иваново, Казан, Петербург, Урта Азия илләреннән килгән сәүдәгәрләр сату иткән. Әлеге һөнәр кардәшләребезгә мул тормышта яшәргә мөмкинлек биргән.

      Бүгенге көндә Кистемдә 900 гә якын кеше яши. Күпчелекне, әлбәттә, милләттәшләребез тәшкил итә. Араларында удмуртлар, бисермәннәр дә бар. Болар – күрше авыллардан Кистемгә килен булып төшүчеләр. Алар татар телен, авыл халкының гореф-гадәтләрен үзләштереп бетергәннәр. Авыл халкы, нигездә, затлы, зыялы нәселләрдән.

      Удмуртия белән безнең вакыт аермасы бер сәгать. Ә бу авыл халкы исә Казан вакыты белән яши. Тагын бер кызык нәрсә: Кистем авылы кешеләренең 99 % ы Касыймов фамилиясен йөртә. «Укучыларның барысы да диярлек Касыймов фамилиясендә. Шуңа күрә без балаларга исеме һәм әтисенең исеме белән дәшәбез. Ә безгә апа-абый дип эндәшәләр», – диләр укытучылар. Мәктәптә бүгенге көндә 114 бала белем ала.

      Мәктәптә иң кадерле урын – мөгаен, музейдыр. Ул 1992 елда ачыла. Хәния апа Касыймова авыл кешеләре ярдәме белән бик бай материал туплаган. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Аның эшен яшь тарихчы, авылның имамы Илмир хәзрәт дәвам итә.

      Авыл элек-электән мәгърифәтле, укымышлы була. Музейда гарәп язуында бик күп китап саклана. Алар арасында Коръәннән алып әдәби әсәрләргә кадәр бар. Шуларның иң борынгысы – 1859 елда Гали Мостафа улы тарафыннан күчереп язылган «Мөхәммәдия» китабы. Биредә шулай ук авылның данлыклы шәхесләренә дә зур урын табылган. Алар үзләренең авылдашлары белән хаклы рәвештә горурланалар. Ибраһим Вәлиулла улы Әхмәров 1912 елда туа. Һөнәре буенча физика һәм математика укытучысы.