Гульназ Шайхи

Сыналганнар – сынатмый


Скачать книгу

ел инде ул сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт итә. Хәрбиләр шифаханәсенең директоры булган. Бик күп фәнни мәкаләләр авторы. Рәгънә ханым бик матур итеп җырлый да икән. Ул безгә Рәшит Ваһапов репертуарыннан Нигъмәт ариясен җырлап күрсәтте.

      Зыялы шәхесләр күп иде ул көнне бәйрәмдә. Турсин Интип – доцент. Университетта укыта. Бик матур итеп гармунда уйный һәм җырлый. Такмаклар да башкарды. Ә халкыбызның «Каз канаты» җыры кытай татарларының гимны икән. Алар аны үзләренчә бераз үзгәртеп җырлыйлар.

      Журналист кеше гел кызыксынучан бит инде ул. Минем табын янында бергә утырган милләттәшләрем белән күбрәк аралашасым килде. Янымдагы тагын бер кеше белән таныштым. Ул – Абдулла Аббас, алда искә алган Аббасларның туганнары икән. Әтисе Әхмәтзыя Хисаметдин хаҗи – Уфадан, әнисе Мәгърифә Казан ягыннан икән. 1910 елларда алар Үрүмчегә килеп урнашалар. Бу зыялы гаиләдән биш профессор чыккан. Абдулла әфәнде – биология фәннәре докторы, профессор. Үзе дә алты фән докторы әзерләгән. Аспирантлары күп. Ул – Кытай халык депутаты. «Мин татар ризыклары әзерләргә яратам. Әнием бик оста пешекче иде. Ул миңа ризык әзерләү серләрен дә төшендерде. Татар туйларына ризык әзерләргә дә чакыралар. Бар булган белемемне туплап, рәсемнәрен төшереп, уйгур телендә «Татар ашлары» дигән китап чыгардым. Берничә кат нәшер иттеләр. 100 мең тираж белән дөнья күрде. Бүген ул – иң күп сатылучы китапларның берсе», – ди Абдулла әфәнде.

      Тамак ялгап алгач, бер-беребезгә хәерле төннәр теләп таралыштык. Якын-тирә авыл, шәһәрләрдән җыелган татарлар төне буе җырлап утырдылар. Ә иртәгә – Сабантуй.

      Милли бәйрәмгә 1000 гә якын кеше килгән иде. Тауга җәяү күтәрелү җиңел түгел, шуңа күрә аты булганнар атка атланганнар. Мондагы бәйрәм бездәгедән аерылып тора. Кытайда коммунистлар партиясе хакимлек итә. Сабантуй кытай һәм уйгур телләрендә ел буе башкарган эшләргә нәтиҗә ясап, доклад белән башланып китте. Аннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның котлавы яңгырады. «Татарстан Президентының котлавын ишеткәч, шатлыктан яшьләр тамды», – ди Абдулла әфәнде. Бәйрәм уйгур, кытай, казах җыр-биюләре белән бергә үрелеп барды. Әлбәттә, Сабантуйның бизәге Татарстаннан килгән артистлар – Фердинанд Сәләхов, Рөстәм Вәлиев һәм җырчы Фәрит Фәйзрахманов булды. Аларның чыгышлары алкышларга күмелде. Сабантуйның икенче өлеше төрле уеннар белән дәвам итте.

      Көннең икенче яртысында без кабат Үрүмчегә кайтыр юлга кузгалдык.

      Үрүмче шәһәренә татарлар 1881 елда килеп урнаша башлыйлар. 1900 елның башында аларның саны шактый арта. Татар балаларын ана телендә укыту өчен, мәктәп салдыру ихтыяҗы туа. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, мәчетнең мөхтәрәм кешеләре, бер өй табып, рәсми рәвештә 1912 елда татар мәктәбе ачалар. Дәресләр бирү өчен, Казаннан Зиннәтулла исемле кешене укытучылыкка чакыралар. 1915 елда кызларны укытырга мөгаллимә кирәк булгач, Үрүмче татарлары Зиннәтулла әфәндене Казанга җибәрәләр. Казанга