Гульназ Шайхи

Сыналганнар – сынатмый


Скачать книгу

Казан, Түбән Новгород, Пенза якларыннан татарлар да бу төбәккә агыла. Хезмәт вакытлары тулгач та, алар туган якларына кайтып китәргә ашыкмыйлар, әлеге җирдә төпләнеп калалар. Үзләре теләгән җирдә йорт корырга да мөмкинлек бирелә, шулай итеп, татар урамнары калка. Безнең милләттәшләребез йөкчеләр, төзүчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр булалар. Иран, Кытай, Төркестан белән сәүдә татарлар кулында була. Татарлар кибетләр тоталар. Хәрбиләр арасында да безнекеләр җитәрлек. Аларга барлык мөселман йолаларын үтәргә мөмкинлек тудырыла. 1907 елда Николай II указы белән мәчет төзергә рөхсәт алына. Беренче татар газетасы – «Нур» нәшер ителә башлый.

      350 ел тарихы булган шәһәрдә бүген 45 000 гә якын милләттәшебез көн күрә. Алар арасында фән әһелләре, танылган мәдәният-сәнгать кешеләре, эшкуарлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре бар. Татар милли-мәдәни автономиясе эшли. 1914 елда төзелгән мөселман архитектурасы үрнәге булган мәчет, эшкуар милләттәшләребезнең клубы, «Ак калфак», «Сандугач» ансамбльләре бар. Россиянең икенче башкаласын төзү эшендә катнашкан кардәшләребезнең тарихын чагылдырган Татар тыкрыгы дигән урам исеме яши.

      Тарихи вакыйгаларга бай, Петроград, Ленинград, Санкт-Петербург исемнәрен йөрткән бу шәһәргә минем беренче баруым. Максатым – мондагы истәлекле урыннарны үз күзем белән күрү, бөек шәхесләр йөргән эзләрдән йөрү, анда яшәгән татар тормышы, милләттәшләребез белән якыннанрак танышу. Тимер юл вокзалында мине, чәчәкләр тотып, Әлфия Рәхмәтуллина каршы алды. Бирегә аяк басуга, мин монда яшәүче халыкның зыялылыгына, килгән кунакларга хөрмәт һәм ихтирам белән карауларына игътибар иттем.

      Әлфия – гаҗәеп, милләтпәрвәр татар кызы. Чыгышы белән Оренбург якларыннан. Үзләрендә кызыл дипломга училище тәмамлагач, укуын дәвам итәргә Ленинградка, ул вакытта СССРда химик-фармацевтлар әзерли торган бердәнбер институтка килә һәм студент елларыннан ук милли тормышта кайный башлый. Татар дөньясына бер кереп китсәң чыгам димә. Менә Әлфия Рәхмәтуллина да егерме елдан артык Санкт-Петербург татарларын бер-берсе белән аралаштыру, берләштерү, әле алай гына да түгел, халкыбызның мәдәниятен, әдәбиятын башка милләтләргә дә җиткерү өчен күп көч куя. Ул әзерләгән милли проектларда шәһәрдә яшәүче башка милләт вәкилләре дә теләп катнаша икән. Әлфия оештырган Рөстәм Яхин, Сайра Вельшакова, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, шулай ук сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләп үткәргән кичәләрне гел мактап телгә алдылар. Ул милли тормышның үзәгендә кайный. Мине аның үзе яшәгән шәһәрне «биш бармагы кебек» белүе, һәрбер тарихи һәйкәл турында яратып сөйләве сокландырды.

      «Санкт-Петербургка килгәнсең икән, бер минутың да әрәмгә узмасын, шәһәр белән якыннанрак танышырга кирәк», – дип, миңа үзе төзегән экскурсия планын күрсәтте. Ә мин рәхәтләнеп үземне аның карамагына тапшырдым. Иң элек без Нева проспектыннан, ягъни үзәк урамнан ерак булмаган цирк кунакханәсенә урнаштык. Безне монда Казан кызы – Нурания Зәкәрия кызы көтә иде. Ул ике дистә елдан артык биредә директор икән. Безне, үзенең