Гульназ Шайхи

Сыналганнар – сынатмый


Скачать книгу

22 % ын татарлар тәшкил итә. Самолёттан җиргә төшкәндә, иллюминатор аша бу каланы кемдер безнең Түбән Камага, кемдер Алабугага охшатты. Баксаң, Обь елгасы буенда урнашкан Түбән Варта үзенә генә хас табигате, көчле инфраструктурасы булган, Россиянең яшь, бай, матур шәһәрләренең берсе икән.

      Түбән Варта шәһәренең символы – Самотлорны буйсындыручыларга һәйкәл. Самотлор – күл исеме. Аның тирәсеннән бик күп нефть һәм газ ятмалары табыла. Биредә көч түккән, хезмәт иткән батырлар хөрмәтенә һәйкәл СССР Министрлар Советы карары белән 1978 елның 15 июлендә ачыла. Ул вакытта һәйкәлнең бәясе 1 400 000 сумга төшә. 10 метрлы гранит пьедесталга куелган 12 метрлы бронза фигура әллә каян күренеп тора. Ул җыелма образны гәүдәләндергән. Түбән варталылар аны үз итеп, «Алёша» дип йөртәләр, туй вакытларында шәһәр символына чәчәкләр салалар икән.

      Көз хакимлек иткән бу көннәрдә безне иң элек сибәләгән яңгыр каршы алса, бераздан кояш елмайды. Машина тәрәзәсе аша күз салганда, урамнарның чиста, юлларның төзек икәненә игътибар итәсең. Кайчандыр вагон, барак, палаткаларда яшәгән нефтьчеләр, газчылар бүген заманча төзелгән йортларда торалар. Яңа сафка баскан йортлар, биналар күзгә ташлана. Гомумән, шәһәр бай яши. Монда безнең татар егетләренең дә хезмәте бик зур. Муса Җәлил истәлегенә һәйкәл ачканда, Ханты-Манси автономияле округының губернаторы Александр Филлипенко һәм шәһәр башлыгы Борис Хохряков татар халкының көчле рухлы, акыллы, эшчән, булдыклы икәнлекләренә басым ясадылар. Округ, шәһәр өчен башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен дә җиткерделәр.

      Бәйрәмнең беренче өлеше Муса Җәлил урамында, Обь елгасы ярында узса, икенче өлеше Сәнгать сараенда үтте. 1000 кешелек зал шыгрым тулы. Сәхнәдә – шагыйрь рәсеме. Аңа багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады, матур сүзләр сөйләнде. Түбән варталылар үзләре дә концерт куйдылар. Бәйрәмне котлап, Казаннан килгән Салават Фәтхетдинов, Фердинанд Сәләховларның чыгышы алкышларга күмелде. Менә шундый зур чараны оештырган милләттәшләргә тирән ихтирам һәм рәхмәт хисләре уянды.

      Дөрестән дә, биредә гомер итүче татарлар белән аралашкач, аларның эшләгән эшләрен, тоткан урыннарын күргәч, Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең «Без булдырабыз!» дигән сүзләре кабат искә төшә.

      Марат Равил улы Юнысов чыгышы белән Курган өлкәсенең Өчкүл авылыннан. Аңа бүген утыз алты яшь. Кайчандыр бу якларга бәхет эзләп килгән һәм эзләгәнен тапкан дип тә әйтергә була. Ныклы гаиләсе, ике улы бар. Үзе бизнеста – «Сервис-гарант»ның җитәкчесе. Түбән Вартада – 2, Сургутта 1 төзелеш материаллары сата торган зур кибете бар. Аның кул астында 150 кеше эшли. Бүгенге көндә Марат дин юлында. «Миңа Аллаһ дөрес юл күрсәтте», – ди ул. Ураза тота, биш вакыт намаз укый икән. Быел хаҗга барырга җыена. «Эш вакытында намаз укырга вакыт табасыңмы соң?», – дип сорагач, «Минем эштәге компьютерда биш намазның да вакыты кертелгән. Намаз вакыты җитүгә, бөтен офисны яңгыратып, азан яңгырый. Баштарак эштәгеләр гаҗәпләнеп карыйлар иде. Хәзер инде ияләштеләр. Бүгенге көндә минем белән бергә эшләүче егетләрнең күбесе