Гульназ Шайхи

Сыналганнар – сынатмый


Скачать книгу

спортчылар да, рәссамнар да. Сөяктән сыннар эшлиләр. Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары. Өченче улыбыз Айвар, әтисе кебек, дин юлында. Биш вакыт намазын калдырмый. Айдар, Вилзур, Султан, кызыбыз Ләйлә белән бергәләп гаилә ансамблендә иҗат итәбез. Ансамбльне оештыргач, «Бәхет ачкычы» дигән исем биргән идек, сеңелләре тугач, абыйлары аның исеме белән «Ләйлә» дип атыйсылары килде. «Бик яшь күренәсез», – дигәч, Сәкинә ханым рәхәтләнеп көлде. «Рәхмәт инде, яшәрткәнегез өчен. Мин әниемә охшаганмындыр инде. Әниемә 91 яшь. Сау-сәламәт. Кичә генә юындырдым, башында бер генә бөртек тә ак чәче юк. Күзе әйбәт күрә, акылы үзендә. Һәрвакыт аның белән киңәшләшеп яшибез», – ди.

      Тубылда мин тагын бер затлы ханым белән таныштым. Ул – шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипова. «Владимир Путиннның үзе белән очрашкан кеше ул», – диделәр аның турында. Фәүрия ханым – шәһәрнең почётлы гражданины. Гомерен балалар сәламәтлеген саклауга багышлаган, Россиянең атказанган табибы. Халкыбызның милли тормышын җанландырып яшәтүдә күп эшләр башкара ул.

      Менә шундый милли җанлы шәхесләребезнең тырышлыгы, булдыклылыгы аркасында эшләп килүче «Себер иле»нең бәйрәме Зур драма театрында узды. Залда алма төшәрлек тә урын юк. Татарларны бәйрәм белән котларга шәһәр җитәкчесе дә килгән. Рус милләтеннән булса да, хатыны татар икән. «Хатынымның әнисе яратып карый торган тапшыру ул», – диде хуҗа. Әлбәттә, бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде шәһәр мэры. Тапшыруларның сыйфатын яхшырту максатыннан, яңа аппаратура бүләк итте. Әлеге тантана үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның җыр, биюләре белән бергә үрелеп барды. Ә сәхнәнең күрке Казан кунагы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов булды. Халкыбыз җырлары белән беррәттән, эстрада шлягерларын җырлап, залга төшеп, халыкны биетеп, җырлатып, күңелләрен күрде ул. «Ап-ак киемнән сәхнәгә килеп чыккан җырчыны без фәрештәдәй хис иттек. Аның һәр җыры саен баш иеп, рәхмәт әйтәсе килде», – диде тамашачы. «Казан – безнең Мәккәбез. Без аңа карап яшибез, үрнәк алырга тырышабыз, килүегез өчен рәхмәт», – дип озатып калды безне «Себер иле»нең мөхәррире Римма Өметбаева.

      Менә шулай Татарстаннан еракта гомер итүче милләттәшләребезнең күңелләрендә тагын бер кат өмет чаткысын уятып, аларның хәл-әхвәлләрен белеп, без кайтыр юлга, тимер юл вокзалына килдек. Билет кесәдә, Фердинандның паспорты гына юк. Тагын нәрсә дип әйтерләр икән инде дип, курку катыш караш белән караганмындыр инде. Поезд начальнигы – мөлаем йөзле Эльмира ханым: «Мин сезне шунда ук таныдым. Сез җырчы Фердинанд Сәләхов бит. Бернинди дә авырлык булмаячак. Рәхәтләнеп ял итеп кайтыгыз», – дип, безне вагонга озатты.

      Утыз сәгатьлек юл булса да, кайту тизрәк кебек. Кояшлы Тубыл озатып калып, болытлы Казан каршы алса да, барыбер үз илең, үз җирең яктырак, җылырак шул. Бу сәяхәттән дә мин тагын бер кат «һәрбер адәм баласына да туган җирендә яшәргә, эшләргә, гомер итәргә язсын» дигән фикер белән кайттым.

«Татарстан яшьләре», 2007, ноябрь