Клара апа Сирачева төшендергән. Бүген ул лаеклы ялда. Аның эшен дәвам иттерүче алмаш бар барын, кызы Зөлфия Шамил кызы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. «Татар теле беркайчан да бетмәячәк. Син ана теле укытучысы бул, дип, Зөлфияне Равил абый институтка җибәргән иде», – ди Клара апа. Ләкин бүген инде мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытылмый икән. Равил абый да безнең арада юк, урыны җәннәттә булсын.
Сусканда балалар музыка мәктәбе эшли. Анда Наҗия Мусина җитәкчелегендә «Алтынчәч» фольклор ансамбле иҗат итә. «Шәһәрнең милли-мәдәни автономиясе, аның җитәкчесе Җәмил Вәлиуллин безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора, без аңа рәхмәтлебез», – ди музыка мәктәбе директоры Елизавета Сафиулова. Мәктәптә 120 бала сәнгать серләренә төшенә. Узган ел 60 мең сумлык грант та отканнар әле.
Авылда Татар милли-мәдәни үзәген төзегәннәр. Җитәкчесе – Ставрополь районы Җыелышы депутаты Рифкать Низамов. Халкымның мул тормышта яшәүләренә, милли рухны сакларга тырышуларына сөенеп, кабат юлга кузгалдык. Алда безне яңа очрашулар көтә…
БАР ШУНДЫЙ АВЫЛ…
1670 еллар тирәсендә Котлыгыш Манашев атлы бер татар кешесе гаиләсе белән Казан губернасыннан бирегә күченеп килгән. Аның Юныс, Йосыф һәм Гали исемле өч улы булган. Күпмедер вакыттан соң Гали атасы йортыннан аерылып башка чыккан: көнчыгыш яккарак китеп, тау битендәге кечкенә инеш буенда йорт корган. Тормыш башлау өчен яхшы җирләр эзләп йөргәндә, ул Рзи исемле чувашны очраткан һәм аны да биредә калырга күндергән. Чуваш дусты урнашкан урында Рзи исеменнән Рысайкино авылы барлыкка килгән. Ә Гали йорт корган урында Гали авылына нигез салынган.
Авылда «Морат бабакай чишмәсе» дигән изге урын бар. Аксакал Госман абый Латыйповның сөйләвенә караганда, Морат бабакай бу авылга Оренбург якларыннан күченеп килгән. Ул киләчәкне күрүче, ягъни күрәзәче була. Бервакыт аны районга чакырталар. Ул бер малайны үзенә иптәшкә ала да районга китә. Бик эчәсе килгәнгә, юлда туктап су сорый. Ләкин биргән суны эчми – түгә. Аңа: «Үзең су сорадың, үзең түктең», – дип аптырыйлар. «Күрше авылда янгын, суны түгеп, мин шуны сүндердем», – ди бабай. Бу дөрестән дә рас килә. Морат бабакай бик дини карт була. Кайчандыр ул барып намаз укый торган җирдә чишмә бәреп чыккан. Авыл халкы ул урынны күз карасыдай саклый, тәрбияли, карый. «Авылыбыз гомер буе иманлы булды, шуңа күрә Ходай Тәгалә безне афәтләрдән саклап килә», – ди Госман абый.
Хәзер инде Гали – 705 йортлы, 2100 кеше яшәгән төзек, бай авыл. Ул елдан-ел зурая, чөнки яшьләр туган авылларында төпләнеп калу ягын карыйлар. Узган ел гына да биредә 28 мәһабәт йорт калыккан, яшьләр урамы барлыкка килгән. Аңа «Төзүчеләр урамы» дип исем кушканнар. Яшь гаиләләрдә икешәр, өчәр бала үсә. Галидә елына уртача 27 бала туа.
Бер гасырлык тарихы булган мәктәптә 20 укытучы 300 гә якын балага аң-белем сеңдерә. Укучылар барысы да татар милләтеннән булсалар да, укыту рус телендә (татар теле һәм әдәбиятыннан кала). Гали урта мәктәбе укучылары,