Амирзян Муталлапов

Без дә малайлар идек…


Скачать книгу

үткәрделәр. Кемнең кесәсеннән күпме ашлык чыгуын аңлаттылар. Иң күбе Гайнәфәттәйнеке булган, аныкы ике килога тарткан.

      – Сугыш чорында бу чаклы ашлык урлаган өчен ике-өч елга утыртып куйдылар. Закунның хәзер дә йомшарганы юк, Гайнәфәттәйне судка бирергә туры килер, – диде колхоз рәисе Хәтми.

      – Балаларын нишләтәбез? – диде кемдер.

      – Детдомга бирәбез, – диде рәис.

      – Кулыңнан килсә, син безнең барыбызны да утыртып, балаларны детдомга биреп бетерер идең, – диде усал телле Вәсилә.

      – Гайнәфәне бер юлга калдырырга кирәк, – диде барабанчы Кашшаф. – Ире сугышта үлүен, ике бала белән фәкыйрьлектә яшәвен искә алырга кирәк. Җир идәнле, салам түбәле, читән өйалдылы өйдә гомер кичергән бәндәне кызганыйк инде…

      Ничек итсәләр иттеләр, Гайнәфәттәйне яклап алып калдылар. Авылда мондый хәлнең булганы юк иде әле. Зур җиңү иде бу. Бердәмлек күрсәткәндә, хикмәт чыгарып була икән бит.

      Икенче көнне кесәләр буш кайтты. Бәндәләр куркудан айный төшмәгәннәр иде әле. Тал чыбыгына атланган малайлар:

      Идарә, идарә,

      Идарә кая бара?

      Колхозчылар эштән кайта,

      Ыштан төпләрен кара, –

      дип такмаклый-такмаклый, урам буйлап йөгерешәләр иде. «Идарә» дигәннәре колхоз рәисе була инде…

Төнге шәүлә

      Гайнәфәттәйне, ашлык сугудан алып, җәза рәвешендә уракка күчерделәр. Аннан да буш кайтмады инде мескен. Башак уып алып кайта торган булды. Өйдәге ике малай салам чәйнәп ята алмыйлар бит инде.

      Беркөнне Гамир басу юлында Гайнәфәттәй белән Сәхешне очратты. Чатан – ат өстендә, хатын – җәяүле. Куып алып кайтуы иде хатынны. Гамир хикмәтнең асылын чамалады. Гайнәфәттәйне Чатан тырнагыннан арындыру әмәленә кереште.

      – Гайнәфәттәйне кая алып киттең? – дип сораган булды.

      – Кансага.

      – Бүләкләргәмени?

      – Бүләкләргә сиңа! – Сәхеш аты-юлы белән сүгенде. – Күрмәйсеңмени, тагын урлашкан.

      – Тиешлесен бирмәгәч, нишләсен? Ачка үлмәс бит.

      – Барыбыз да бер хәлдә. Әллә мин тукмы? – диде Сәхеш, җикеренеп.

      Кешечә сөйләшеп, уртак тел таба алмасын төшенде Гамир. Кинәт борылды да Сәхешнең ат башыннан тотты. Хатынга тизрәк ычкынырга кушты.

      – Слушай, син нәмә, күрәләтә бурны яклайсың? Нигә ат башына җогынасың? Чыбыркы белән сыртыңны каедлаем бит…

      – Сүкәлеп кара! Ат өстеннән ничек очканыңны сизми калырсың…

      …Чәкәләшү сөреме икенче көнне үк күзне «томалады» – Гамирның буразнадан йөри торган сары биясен алдылар. Шыр сөяктән торган туры алашаны җигәргә куштылар. Ул ризалашмады.

      – Аны үтереп, колхозга сыер түлисе килми, – дип, эшкә чыкмады. Прогул ясаган өчен, Гамирның хезмәт көнен кистеләр. Нишләсен, ябык алаша белән эшкә барыбер чыгарга туры килде, әмма элеккечә көнгә алтмыш-җитмеш сутый җир сөрә алмады…

      Атна үтмәгәндер, Гамирга энесе гаҗәеп яңалык ачты. Сәхеш төннәрен ерак әвенгә бурлыкка йөри икән. Хәнифкә Әхтәм сөйләгән. Әхтәм әбисе белән бабасы сөйләшкән