Амирзян Муталлапов

Без дә малайлар идек…


Скачать книгу

кояш хәтсез кыздырып ала.

      Октябрь бәйрәме көнне малайлар урамга ап-ак киндер чоба һәм киндер ыштаннан чыктылар. Аякларда да яңа чабата иде. Өлкәнрәк сыйныфта укучы Нурсинә белән Җәүһәр генә җилем кәлүш кигәннәр. Әтилеләр шул алар…

      Авыл уртасындагы Октябрь капкасы янына җыйналган бала-чага һәм өлкәннәр алдында укытучы Хәмидә инкыйлабның әһәмияте турында ялкынланып сөйләгәннән соң, укучы балалар сафларга тезелделәр. Әхтәм белән Хәнифне алга бастырды укытучы. Алар башкалардан бераз калкурак иде шул. Демонстрация башланды.

      – Балалар, җырлагыз, – дип, укытучы сафларга әмер җиткерде.

      Кайсыдыр башлап та җибәрде:

      Октябрьдә туганбыз без,

      Без – Октябрь баласы…

      Җырны дәррәү күтәреп алдылар. Кечкенә авыл балаларның көр тавышына күмелде:

      Октябрьдә туганнарның,

      Октябрьдә туганнарның

      Ленин була бабасы…

      Авыл урамы ярты чакрымлап булыр, шуны үтү өчен биш куплет җыр җитте. Кирегә борылдылар. Октябрь капкасы янына җиткәч, миссия төгәлләнде. Команда астында, бер урында таптанып:

      …Культуралы таза тормыш

      Совет илендә генә, –

      дип соңгы җырга нокта куйгач, ак киндер киемле, яңа чабаталы малайлар һәм кызлар өйләренә таралышты.

      Әхтәм кайтып кергәндә, әнкәсе тары тәбикмәге пешерә иде. Ишектән атлауга, аны сеңлесе кабаландырды:

      – Абзыкай, тизрәк бул, тәбикмәк бетә!

      – Һай, кызым, нишләп бетсен! Пешерә генә башладым бит. Рәхәтләнеп ашарлык итәм, – дип, ана кызын тынычландырды.

      – Их, әткәй дә кайткан булса! – дип уфтанып алды Әхтәм, тәбикмәк ашарга утыргач.

      – Ни кылмак кирәк, бәгырьләрем, безгә шундый язмыш язылган инде… Ходай язса, сезне аталы балалардан ким итмәскә тырышырмын. Икегезне дә укытырмын…

      – Мин җиденчедән соң колхозда калырмын, сиңа ярдәмче кирәк бит, – диде Әхтәм.

      – Бетергәнче укыйсың, улым. Институтны да тәмамлыйсың. Аннан соң авылга кайтырсың, – диде ана, әмер биргәндәй кырт кисеп.

      Ничаклы уку турында Әхтәмнең баш ватканы юк иде әле. Аның бөтен хыялы яңа бишмәт белән яңа чалбар кию. Нурсинә алдында үзен ким санап йөрмәс иде, ичмасам. Кыз да аңа игътибар итә башлар иде…

      Шулай уйлады Әхтәм һәм, уйларыннан үзе оялып, әнкәсенә карады. Янәсе, анасы сизмиме аларны? Юк, хатынның үз мәшәкате – үз уйларына уралып, тәбикмәк пешерүен дәвам итте…

Ярминкә күрделәр

      Сугыштан соң беренче тапкыр район үзәгендә ярминкә үткәрелде. Бу хакта авылга алдан ук хәбәр салдылар. Газетада язып чыктылар. Авылның хәллерәк кешеләре анда бару хәстәренә керде.

      Әхтәм белән Хәниф тә ярминкәне тамаша кылып кайтырга булдылар. Аның нинди хикмәткә ия икәнлеген үз күзләре белән күрәсе килде. Акча белән барганда, шәп чыгар иде дә, малайларның рәте чамалы шул. Икесенә бер бөтен икмәк сатып алырлык акча белән юлга чыктылар.

      Район үзәгенә чаклы булган ун чакрым араны җәяүләп үттеләр. Атка утырырга җай туры килмәде. Танышлар очрамады, авылдан барганнарның