Рузил Хамитович Фазлыев

Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи


Скачать книгу

без яшәсәк,

      Дөресерәк була түгелме…

      Үткән буын

      Безнең тарих, безнең иман,

      Ничә буын монда туган.

      Кемнәр булган, яшәр өчен,

      Нинди алар гәмәл кылган…

      Салам түбә асларында,

      Ояларын алар корган,

      Кара мунча, сукыр лампа,

      Алар өчен мөhим булган.

      Мал асырап. печән чабып,

      Яшәү өчен ризык табып.

      Бәрәңгеләр килеп җиткәч,

      Аны утыртып, аны алып.

      Мәшәкатле язларыда,

      Җәй көненең булмый бушы,

      Көзләр буе авыр эшләр,

      Эшсез үтми салкын кышы.

      Зарланабыз без хәзердә,

      Заманалар авыр диеп.

      Киләчәктә балаларга,

      Нинди тормыш калыр диеп.

      Үткән вакыт, үткән инде,

      Авырырак көткәннәргә.

      Ниләр безне көтә диеп,

      Уйлап фикер йөреткәннәргә.

      Буыннарның үз язмышы,

      Тәкдиренә ни язылган.

      Дөрес юлдан тайпылмыйча,

      Бер Аллаhка ул табынган.

      Безгә кадәр яшәгәннәр,

      Бер-берсенә булышканнар.

      Үзләреннән өзә-өзә,

      Безнең өчен тырышканнар.

      Бердәм булу яхшы гәдәт,

      Бүленгәнне-бүре ашар.

      Айрылганны аю ашар.

      Яшәүләрдән бәрәкәт качар.

      Гел байлыкка табынмыйча,

      Кеше булып кала белик.

      Кеше китә-байлык кала,

      Безгә алар үрнәк кебек.

      Хөрмәт белән искә алыйк,

      Дога кылыйк, алар өчен.

      Алар яшәп киткәннәр бит,

      Безнең өчен-безнең өчен!

      Уйлар килә

      Уйлар килә, уйлар күңелләргә,

      Бүлешәсе килә, килә язасы…

      Кеше ялгышларын кабатлаудан,

      Кемнәрнедер саклап каласы…

      Үз ялгышын күпләр аңламый шул,

      Башканыкы гына гыйбрәт…

      Тәҗрибә ул үзе олы мәктәп,

      Файдалысын җыик күбрәк…

      Куәт бетеп, чәчләр ап-ак булгач,

      Була алмас берни үзгәртеп…

      Берәүгә бу яхшы киңәш булыр…

      Кылыр ялгышларын төзәтеп…

      Төрлечә бит гoмер озынлыгы..

      Кемгә – озын, кемгә – бик кыска…

      Вакытларның кадерләрен белми…

      Күпме гoмер бит уза бушка…

      Язмышларга гына сылтамыйча,

      Үзебезгә тиешен эшлик без…

      Динебезне… Әби-Бабайларның

      Васиятеннән вазлар кичмик без…

      Бөтенесе әле алда диеп,

      Үзебезне үзебез алдыйбыз,

      Бер файдасыз җирдә күп йөрибез,

      Мөhим җиргә никтер бармыйбыз…

      Гoмер чиге – безне җавап көтә…

      Була алмый аннан котылып…

      Көннәр туса, элек шуны уйлыйк,

      Китсәктә без кайчак онтылып…

      Күңелләргә шундый уйлар килде

      Барлап куйдым..куйдым языпта.

      Бәлки онытылмас, истә калыр,

      Салып куйгач шигъри калыпка…

      Үз илебез

      Үз илебез булган безнең,

      Ничә гасыр үткән… элек.

      Җимерелгән