һәрхәлдә, киң таралган ректорлар исемлегендә Гыйлем Камай исеме очрамый диярлек», – дип, темага йомгак ясап куйдым.
Әмирхан ага тагын дәшмәде…
Административ эш корбаны булып, ректораттагы кысан бүлмәмдә кәгазь боткасында чүпләнеп утыра торган көннәрнең берсе иде. Телефон шалтырады. Әмирхан ага Еники икән.
– Карагыз әле, – диде ул, исәнлек-саулык сорашкач, аннары уңайсызланган кебегрәк тавыш белән: – Әгәр сезнең янга Наҗия исемле бер ханым барып чыкса, кабул итәрсез микән?
Мин җавап биреп өлгергәнче, Әмирхан ага өстәп тә куйды:
– Борчылмагыз, сезгә артык мәшәкатьләр тудырмас ул…
Олы гына яшьтәге гади кыяфәтле кеше булып чыкты ул Наҗия дигән ханым. Тәкъдим ителгән урынга татар хатыннарына хас бер тыйнаклык, әдәплелек белән килеп, урындыкның кырыена гына утырды. Алда университетка керү имтиханнары булганга, мин таныш мәсьәлә буенча сөйләшергә Әмирхан аганың катнашы булуын да исәпкә алырга әзер идем. Ләкин кунагым, үгезнең мөгезеннән алгандай, сүзне бөтенләй көтмәгән темадан башлап җибәрде:
– Сезнең китапта Хөсәен Фәезхановның мәдрәсәләр хакындагы әсәре югалган дип язылган. Ялгышрак әйтелгән шикелле…
Мин «Хөсәен Фәезхановның якты хыялы» дигән русча китабымда әйтелгән дәлилләрне, Хөсәен үлгәч, «Ислахы мәдариснең» («Мәдрәсәләр реформасы») кулъязмасын Шиһабеддин Мәрҗанинең соратып алдыруын, 1915 елда аның исән булуын, 1929 елда Сәет Вахиди әйткәнчә, берничә ел элек Мәрҗанидән калган йорт-җирнең, галим китапханәсенең дә янып бетүен – барлык белгәннәремне тезеп киттем. Наҗия апа сабыр гына тыңлап утырды да әкрен генә тавыш белән кырт кистереп әйтеп куйды:
– Алар хакында китабыгыздан укыдым инде… Шулай да Хөсәен Фәезхан әсәренең кулъязмасы исән-сау! Үз күзләрем белән күргәнне әйтәм.
– Кайда, кайчан күрдегез?!
– Казанда. Мәрҗанинең оныгының улында… Мин үзем дә анам ягыннан Шиһаб хәзрәтнең оныгыннан туган кыз булам. Минем әти Таһир Ильяси иде…
Утырган җиремнән шуып төшә яздым. Беравык тел-авызларым коргаксып, өнсез-сүзсез калдым. Ниһаять:
– Ул кулъязманы миңа да… күрергә мөмкинме соң?
Наҗия апа мөлаем гына елмайды:
– Шундый теләк белән килдем дә яныгызга…
Иртәгесен, ягъни 1986 елның 6 июнендә, Наҗия апа белән бергә Казан химия-технология институтының доценты Даниял әфәнде Әмирханов та килгән иде. Мин Даниял әфәнде биргән кулъязманы актарам, ә ул, Шиһабеддин Мәрҗани оныгының улы, серле генә елмаеп мине күзәтә. Минем исә бармакларым калтырый. Уенмыни: егерме елдан артык җир теттереп эзләгән, ичмасам, берәр күчермәсе, хәтта аерым өзекләре генә булса да табылса иде дип хыял иткән әсәрнең нәкъ үзе ята минем алда! Күчермә-мазары түгел, бәлки автографы – Хөсәен Фәезханның үз каләменнән чыккан төп нөсхәсе!!!
Миңа, 1960 еллар башыннан алып Хөсәен Фәезхан эзләреннән иснәнеп диярлек дәрәҗәдә эзләнеп йөргән кешегә, Хөсәеннең хат-почеркы үз каләмем