Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2


Скачать книгу

үз өенә алып китте. Ялгыз яшәгән төптәңренең ишегалды гөлбакча иде. Кем үстерә,кем карый бакчаны – һичкемнең күргәне юк. Өй ишегенә җитәр-җитмәс, төптәңре кулларын күтәрде һәм, баһадирны гаҗәпкә калдырып, ишекләр үзлегеннән ачылып киттеләр. Ул да түгел, алар каршында чуендай кара гарәп пәйда булды. «Әллә җир астыннан чыкты инде бу җен-пәри?» – дип уйлады баһадир һәм, гарәпкә карый-карый, түргә узды. Гарәпкә төптәңре нидер әйтте, кол шундук ялтырап торган мәрмәр өстәлгә эчемлек, җиләк-җимеш китереп куйды, һәм күз каршында торган гарәп кисәк кенә күздән югалды. Баһадир шомлана калды, куркынып төптәңрегә карады. Төптәңре гүя аны күрми иде, ул бик тәфсилләп алтын чокырларга эчемлек коя иде.

      – Эч, баһадир, минем сиңа сүзем озын булыр.

      Эчеп куйдылар. Янә өстәл янында кара гарәп пәйда булды һәм, кыяр-кыймас кына:

      – Кымыз биримме, ширбәтме? – дип сорады.

      – Икесен дә китер, – диде, гарәпкә карамый гына, төптәңре. – Кипкән балык та керт.

      Гарәп күз ачып йомганчы, көмеш табакка салып, сораган ризыкларны китереп тә җиткерде. Төптәңре алтын чокырларга тагын эчемлек койды.

      – Эч, углан, эч. Олуг хан сине барыбер Кызкуыш туенда йөгертмәс. Аның өчен сиңа йә аны юк итәргә, йә тәхетен Батбай илханга биргәнен көтәргә туры киләчәк… Хак, хак әйтәсең, син аны хөрмәт итәргә тиешсең, сиңа ул бик күп изгелекләр эшләде. Иң яхшы сарай мәктәбендә укытты, грекча язарга, укырга өйрәтте. Укытучыларың грек булгангамы, син дә әнә аларны яклап утырасың.

      – Мин сиңа, төптәңре, бу сүзләрне әйтмәдем. Каян белдең?

      – Җиргә кояш төшми тормый, баһадир, илгә сүз чыкмый тормый. Чәчкәне сөюең илханнарга да, ханшага да билгеле. Олуг хан да беләдер. Чәчкәгә җыр чыгаргансың икән, тыңладым, колакка ятышлы, күңелгә җылы өсти җырың. Җырны ханша Аппак та яратып җырлый. Син җыр җанлы кеше, ә олуг хан синең кулыңа кылыч тоттырды. Курайда яисә башка көй коралларында уйнарга иде сиңа. Фанәгүрдәге Рум халкы әнә атна саен диңгез буена төшә, җырлый, бии, күңел ача. Без дә Чәчкә бәйрәмнәрен уздырдык, килешле җырлар ишеттек, кыз оланнар, ир теләп, диңгезгә чәчәкләрдән тезгән таҗлар ташладылар. Болгар халкы да бәйрәм итә белә, баһадир, белә. Тик христиан дине генә канат астына җыймасын иде аны. Тиздән барысы да үзгәрер, баһадир. Нил буйларыннан сарациннар кузгалган икән, базилевс шәһәр арты шәһәр, дәүләт арты дәүләтен югалта. Минем дә Патшакалада шымчыларым бар, баһадир. Хәбәр итә торалар. Император Ираклий алай җыя икән, сарациннарга каршы чыкмакчы. Тиздән базилевсның да Болгардан кайгысы китәчәк. Император итәк астыннан ут уйната, ул хазарлардан коллар ала, аларга корал сата икән. Император ике куянны берьюлы тотмакчы: ике туган халыкны үзара сугыштырмакчы. Карап карыйк, башта сарациннар белән үзе алышып карасын әле. Улы Юстиниан тиздән Чәчкәне алырга килер. Ә ул арада…

      – Бу дөрес түгел, төптәңре, дөрес түгел!

      – Сарациннар, империя җирләренә керә алмаганда, Тимер Капка аша Болгарга ташланырлар. Болгарны үзенеке итүөчен, базилевска Кубрат хан белән кардәшләшү кирәк. Император моңа ирешер, ирешеп тә килә бугай инде. Мин өметемне