Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2


Скачать книгу

учма укны тезенә салды, сындырырга маташты. Учма ук сыгылып килде, илханның муен тамырлары бүртенде, битенә кан сауды, маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты, әмма учма укны сындыра алмады.

      – Булмый, атам, – диде Батбай һәм, маңгаендагы тирне җиңе белән сөртеп, учманы кире Чәчкәгә бирде.

      – Хәзер син ал, Кодрак илхан, – диде хан.

      Киңчә җилкәле, калкандай күкрәкле, атасыдай төптән юан чыккан гәүдәле Кодрак илхан зур-зур атлап килде дә сеңлесе кулыннан учманы алды. Учманы тезенә куйды. Илханның муен тамырлары чыбыркы сабыдай бүртеп чыкты, учма ук җәя булып бөгелде, әмма сынмады. Чират Аспарухка җитте. Аспарух илханның беләк сеңерләре чытырдады, йөзенә гүя ут капты, буйтур бу тамаша көч салуга, учма менә-менә сынар кебек тоелды. Мәгәр илхан юкка көчәнде, юкка тырышты – учма сынмады. Балкыр илхан да учманы сындыра алмады. Төпчеге Аслан Патшакалада иде. Ахырдан хан кызы Чәчкә учмадан укларны берәм-берәм суырып чыгара һәм сындырып ташлый торды. Табын гөр килде. Уклар сындырылып беткәч, олуг хан кулын күтәрде, мәҗлескә тынычланырга кушты.

      – Угланнар-илханнар! Бабаларыбыз, аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигәннәр. Бер учма уктай бердәмяшәгез. Бердәм, тату яшәсәгез, сезне беркем дә җиңә алмас, җәйләүләрегезгә малларын да кертмәс. Инде бер-берегездән аерылышып яшәсәгез, һәркем үз ыруы, үз биләмәләре өчен генә кайгыртса, җәйләүләрегезгә дошман керер, кәләшләрегезне, кардәшләрегезне, сеңелләрегезне, бөтен ыруыгызны кылыч белән турап ташларлар, сөңге белән кадап үтерерләр, исән калганнарыгызны кол итеп чит җирләргә сатарлар. Бердәм булыгыз. Бердәм булган – береккән, ялгыз калган – кол иткән. Киңәш иткән – уңар, киңәшсез – туңар. Бердәм киңәшеп яшәгез. Шул булыр, илханнар, минем сезгә әманәт-васыятем. Мин әйттем, кардәшләр, аксакаллар, кавханнар!

      Сүзе беткәч, Кубрат хан илханнар янында утыручы үги оланы Илбарыс баһадирга карады:

      – Инде, Илбарыс баһадир, син бире кил.

      Илбарыс баһадир хан янына атлаганда, табында чышын-пышын сөйләшү китте. Илбарыс баһадир хан янына килеп баскач, хан аңа билендәге путасын салып бирде.

      – Баһадир, син бәйләмең белән Кодрак илханда булырсың.– Хан пута өстенә хәнҗәрен, кылычын салды. – Мин сиңа, баһадир, үз алаемнан бер төмән алай бирәм. Аксакаллар! – Кавханнарга карады олуг хан. – Өске Кирмәннән хәбәр килде. Угры Чалбай хан Өске Кирмәнне алган, андагы кардәшләребез болгар-грекларны әсир иткән. Угрылыгын антлар эчеп тә ташламаган Чалбай ханны кирмәннән куып чыгаруны Саклаб кавхан угланы Илбарыс баһадирга йөклим. – Кубрат, киңәш сорагандай, ханшага карап алды, ханша аңа сизелер-сизелмәс кенә ияк какты. – Кирмәнне Чалбай кулыннан ал, Итил, Чулман елгалары буенда яшәүче төрки-угор халыклары белән сәүдә эшен җайга сал. Үзең кирәк тапкан иң оста алыпларны, мәргәннәрне алаемнан сайлап ал. Кирмәнне алуга, Фанәгүргә хәбәр җибәр. – Олуг хан хәзинә башы кавханга бармак изәде. – Кавхан, баһадирга хан казнасыннан Дәмәшкъ сәүдәгәрләреннән алган көмеш табак-савытлар, кирәк кадәр корал, көтүлегемнән ат бир. Баһадир,