Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
бүген янә болгарлар хуҗа, әкөтүчеләргә барыбер… Барыбер микән?.. Түгелдер. Түгелме? Көтүчеләр – коллар, аларга кайда да барыбер. Көтүчеләр – кеше кешесе. Син соң кем кешесе?.. Кубрат ханныкы… Кем җибәрде сине бирегә сөйгәнеңнән аерып? Кубрат хан… Юк, алай дип уйларга синең хакың юк. Кубрат хан синең… Нигә, нигә алды икән хан аны тәрбиягә?! Хан кызы Чәчкә белән бергә үсмәгән булыр иде, хан кызына гашыйк булмаган булыр иде…
– Ташбулат, – дип дәште баһадир уң кулына. – Сөрәнчегә әйт, иртән кояш чыкканда, барысын да уятсын. «Итил буенда җыен була» дип сөрән салсын. Җыенда Фанәгүрдәгечә Кызкуыш туе уздырабыз. Чалбай хан үзе белән бер көтү хатын-кыз йөрткән, шуларны алыпларымнан кудырам.
– Баш өсте, баһадир.
Ташбулат чыгып китте, күңел һаман сагышта. Әле генә өйдә берүзе каласы килгән иде, хәзер янә кемнедер юксына башлады.
Баһадир өй эченә күз йөртеп чыкты. Юан бүрәнәләрдән нарат сагызы исе килә. Кем салды икән өйне? Болгарлармы, угорлармы? Алар сала агач өйләрне Төн илләрендә. Сәер, ни әйтергә теләде икән бая аңа Агасике? Мангыш тархан кызын ул коткарган… Кызны үзенә алырга исәбе бар микән әллә Агасикенең? Бик ихтимал ич! Әллә Айгөлне Адай мәргән эләктереп өлгергән микән? Мәргән аны беркемгә дә бирмәс… Агасике кызны аңардан сорап калса?..
Ишектә берәү күренде. Нәкъ ул уйлаган кешенең үз аягы белән килеп керүе ышанмастай хәл иде.
– Хәерле кич, баһадир!
– Кич хәерле, төптимерче, уз, утыр.
Төптимерче аның каршындагы түмәргә утырды, баш киемен салды, беравык очлым астыннан кия торган мескен бүреген бөтәрләп торды.
– Иртәгә Төн илләренә чыгып китәсең дип ишеттем, баһадир?
– Китәбез, әмма иртәгә үк түгел, Агасике, берсекөнгә.
– Мине дә ал, баһадир, Алыпларыңнан ким орышмам.
– Без анда орышырга дип бармыйбыз, Агасике. Маҗарлар, угорлар, Чалбай хан Өске Кирмәнне алуга, сәүдәгәрләрен җибәрми башлаганнар. Шул төбәктәге кардәш төркиләр арадашлык итүдән баш тартканнар. Кубрат хан миңа Төн халыклары белән сәүдә эшләрен җайга салып кайтырга кушты.
– Минем дә Төн халыкларын күрәсем килә, баһадир.
– Ярый, төптимерче, син дигәнчә булсын. Төн илләренә сине алырмын. Ә хәзер, бар, син миңа шаманны китер. Эзлә, тап, китер.
– Мең рәхмәт сиңа, баһадир. Төн илләрен күрү күптәнге хыялым иде. Ә шаманны мин хәзер…
Агасике чыгып китүгә, уң кулы Ташбулат кайтты. Кичке ашны ашадылар. Ул арада, шаманны ияртеп, Агасике килеп керде.
– Рәхмәт сиңа, Агасике. Сиңа кайтып китәргә мөмкин. Әсин, Илтотар шаман, әйдә, түрдән уз.
Төптимерче чыгып китте, шаман кыяр-кыймас кына түргә узды, түмәрнең яртысына утырды.
– Иркенләп утыр, шаман.
– Илеңә, атыңа игелек яусын, баһадир.
– Сиңа бер бүләк бирәсем бар, шаман. – Баһадир бил каешына бәйләнгән янчыгын чиште, төптәңре биргән йөзекне шаманга сузды. – Ал, шаман, сиңа бу.
Илтотар шаман балдакны кулына алды да, күзләрен акайтып, баһадирга карап торды. Шаманның балдак