Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
күзләрен ачты. Яктырып беткән иде инде. Сикереп торды, тиз-тиз киенде дә су буена йөгерде. Каравыл алыплар елга як капканы ачканнар, юынырга төшүче алыпларны куәтләп торалар. Баһадирны күрүгә шым булдылар.
Елга буенда халык күп иде инде. Барысы да юына, су чәчрәтеп уйныйлар, шаяралар. Баһадир өстеннән кыска күн сырмасын салды да тез тиңентен суга керде, ахылдый-ухылдый билгә кадәр юынды, аннары сөртенде, итек-сырмасын киде, кирмәнгә юнәлде.
– Хәерле иртә, баһадир!
– Хәерле иртә, Агасике!
– Баһадир әйбәт йокладымы?
– Бик әйбәт, Агасике.
– Адәмнәрне үтерә белгәч, җирләргә дә кирәк иде, баһадир. Аллаһы Тәгаләнең каргышы төшүе бар. Алла хакына боер мәетләрне җыярга…
– Син хаклы, төптимерче. Болгарларны без кичә үк күмдек, ә менә… Иртәнге аштан соң керешербез…
– Күмү кирәк, баһадир, мәет җир өстендә ятса, фәрештәләр җанын алырга төшми торырлар, ди.
– Һы, христиан йоласы шулай диме, Агасике?
– Тәңре дә, баһадир.
Ул арада кояш чыкты. Баһадир кояшка таба карап тезләнде дә Тәңредән игелекле, матур көн сорады. Баһадирның чыгып килгән кояшка карап тезләнеп торуын күргәч, төптимерче грек та, кояшка карап, уңлы-суллы чукынып алды.
Сөрән салучылар халыкны бик тиз бер төбәккә җыйдылар. Баһадир мәетләрне күмәргә боерды, шунсыз җыен булмавын аңлатты. Кирмәндәге греклар да кабер казырга чыктылар, аю-бүредән калган мәетләрне, күп тә үтми, бер кабергә ташыдылар, теге дөньяда аякланып киткәнче дип, өч көнлек ризык куйдылар.
Бары тик шул эшләр беткәч кенә, халык, бәйрәмчә киенеп, елга буендагы тугайга җыела башлады. Аксакаллар үз даирәләре белән баһадир утырасы төбәккә чатыр кордылар. Баһадир уң кулы Ташбулатка Адайны алып килергә кушты. Адайны шундук китереп җиткерделәр. Уң кулы итеп ниндидер ят төрки алыбын билгеләүгә, аны исә албагаучы алыплар башы итеп җибәрүенә Адай мәргән баһадирга үпкәле кебегрәк тоелды.
Ул арада кызлар килделәр, алар бик матур итеп киенгәннәр, үзләреннән күз алмалы да түгел иде. Баһадир Адайга карады. Әйе, үпкәле. Юк, үпкәле түгел, борчулы. Нигә микән?.. Адайны үз янына чакырып алды, янәшәсеннән урын бирде.
– Кыз куасыңмы, Адай мәргән?
– Куам, баһадирым.
– Кайсысын куарга соң исәбең? Монда барысы да чибәр, барысы да сылу…
– Мангыш тархан кызы Айгөлне, баһадирым.
– Кайда соң ул, кайсысы?
– Ул килеп җитмәде әле, баһадирым. Еглый да еглый.
– Үлгән артыннан үлеп булмый. Китер син аны, Адай.
– Баш өсте, баһадирым.
Ул арада кызлар берсе артыннан берсе тасмага баса башладылар, кызны куарга ниятләгән егет чыгып басуга, алостаз Дәян яулык селтәде. Сәере шул иде: кызлар барысы да диярлек, елга буена җитмәс борын, егетләрдән тоттыра бардылар. Ниһаять, тасмага Мангыш тархан кызы Айгөл килеп басты. Күрде дә кызны, баһадирның йөрәге кысылып куйды. Кыз төс-йөзе белән генә түгел, гәүдә-сыны белән дә Чәчкәгә охшаган иде. Баһадир уйланып утырганда, Адай кызны куып тоткан да икән инде. Егет белән