Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

шәехне тыңлаган саен аның тавышына мөкиббән булып, әсәрләнеп утырды. Шунда ул янә бер нәрсәгә инанган иде: ил куәте – диндә, ир куәте – илдә. Әйе, ил!.. Хәзер ул үз илендә. Татлы уйлары, хыяллары тормышка ашу юлында. Ләкин Сәлим ханның гына ни әйтәсен белми иде. Әмма чакырган җиргә килмичә дә ярамый.

      – Шәех, шәех, сезне хан дәшә! – диде бусагабаш, чыгып.

      Шәех, бу сүзләрне ишетүгә, дерт итеп китте һәм ни сәбәпледер як-ягына каранып алды. Янында угланнар юк иде. Шәех бераз каударланыбрак бусагабашка иярде.

      – Әссәламегаләйкем, ханиям! – диде шәех Игәнәй, бусаганы атлап керүгә, һәм ишек янында торган түмәргә утырды да дога кылды, сакалын сыпырып алды.

      – Вәгаләйкемәссәлам, шәех! – диде хан зәгыйфь кенә тавыш белән.

      Ханбикә аңа ишарә белән генә хан янынарак күчеп утырырга кушты, шәех Игәнәй түргә узды, сәке янындагы түмәргә утырды да янә дога кылды.

      – Йә! – диде хан, башын күтәрми генә. – Йомышың әйт, шәех!

      – Кыен булды миңа анда, хан. Чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булсаңчы икән.

      – Менә-менә шуны әйттерәсем килгән иде дә минем синнән. Хәер, син барыбер качкын, шәех, качкын, илемне рисвай итеп киттең.

      – Минем Аллаһы Тәгалә алдында гөнаһым юктыр, ханиям. Калган гомеремдә ил-халкыма игелек бирүне ниятләп кайттым, ханиям. Кичер мине, кичерә алсаң…

      – Хуш, син дигәнчә булсын. Әнә ханбикә дә бик сорады, шәехне кичер, диде. Ишеткәнсеңдер, Ишкул шәех вафат, авыр туфрагы җиңел булсын, үлем казык башыннан йөрми, нишләмәк кирәк. Менә мин дә урынга калдым бит әле. Кыскасы, кәтиб Хафиз, яз: шәех Ишкул урынын Игәнәй биләр. Мәхәллә картларына бу хәл җиткерелсен. Вәзир Камай, сөрәнчеләрең бүген үк хәбәр итсен. Ил – солтансыз, мәчет-мәхәллә имамсыз булмас, диләр. Инде сине тыңлыйм, нинди яңалыклар алып кайттың?

      – Олуг Мөхәммәт үзе белән сәүдә итәргә теләгән Чыңгыз хан атлы Илтабарның илчеләрен кылычтан уздырта. Шуннан ике арада ызгыш китә. Ул ханның гаскәре яман көчле икән, саннары да бихисап. Унбиш яшьтән алып җитмеш яшькә кадәр барлык ир-ат яуга барырга тиешле, имеш.

      – Ходавәндә, бу ни хәл тагын, ахырзаман киләдер, бер дә бүтән булмас. Ничек инде җитмеш яшьлек картларны атка атландырып сугыштырмак кирәк? Адәм баласы түгелдер, дию пәрие затыннандыр ул Чыңгыз хан дигәннәре. Йа Алла! Минем Биккол нишләп ята анда? Ул яман хан, илгә килсә, Үргәнеч башкаланы да читләтеп узмас бит.

      – Ул тиклем явызлыкны каян җыйды микән ул Чыңгыз хан дигәннәре? – диде ханбикә.

      – Явызлыкны җыймыйлар, ул ата-бабадан килә, – диде шәех Игәнәй.

      – Иншалла, Олуг Мөхәммәт шаһ туктатыр аны, туктатыр, ханбикә. Үргәнеч каласы мөселман дөньясында иң нык кирмәннәрнең берседер.

      – Биккол сәүдәгәр, ханиям, сәнең оныгың Кол Гали бәк белән юлга чыгабыз дип калды.

      – Ничек-ничек?! – дип, урыныннан күтәрелә төште Сәлим хан. – Гали оныгым да кайтамыни? Кол Гали, дидең, нинди кушамат ул тагын? Хан оныгы кол буламы?

      – Аллаһы